Эчтәлек

Балык Бистәсе районы Тәбәрде Чаллысы авылы янында урнашкан. Фаразланганча, болгарларның XII йөз рус елъязмалары буенча мәгълүм «челмата» кабиләсе тарафыннан нигезләнгән.

Чаллы шәһәрлегендә археологик тикшеренүләр XIX йөзнең 2 нче яртысыннан алып барыла (К.И.Невоструев, С.М.Шпилевский, М.Б.Зәетов, Н.А.Толмачев, И.А.Износков); беренче казу эшләре 1955 елда Н.Ф.Калинин тарафыннан оештырыла (ул Чаллы шәһәрлеге XIV йөз — XVI йөз уртасындагы Чаллы бәклеге үзәге булган, дип исәпли).

Археологик тикшеренүләр 1983 елда — Н.А.Кокорина, С.В.Кузьминых, 1989 елда — Т.И.Останина, 1990 елларда Ф.Ш.Хуҗин тарафыннан дәвам иттерелә.

Чаллы шәһәрлегенең мәйданы 1 га дан арта: дүртпочмаклык рәвешендә, ике яктан төньяк-көнчыгыш тарафта керү-чыгу урыны булган, 4–5 рәт туфрак урларыннан һәм чокырлардан гыйбарәт катлаулы ныгытмалар системасы белән сакланган. Шәһәрлекнең тирә-ягында гаять зур шәһәр яны авыллыклары — посадлар (гомуми мәйданнары 60 га чамасы), мөселман каберлекләре урнашкан. Чаллы шәһәрлеге территориясендә монгол яуларына кадәрге чорга нисбәтле, җир өстенә салынган һәм яртылаш җиргә казылып корылган тораклар, сөяк эшкәртү остаханәсе, хуҗалык чокырлары (азык-төлек саклау өчен) һәм Казан ханлыгы дәверенә караган тимерчелек алачыклары калдыклары табыла.

Әдәбият     

Древние Чаллы — Борынгы Чаллы. К., 2000; 

Хузин Ф.Ш. Булгарский город в X — начале XIII вв. К., 2001; 

Нигамаев А.З. Болгарские города Предкамья: Алабуга, Кирмень, Чаллы. К., 2005.

Автор — Ф.Ш.Хуҗин