Эчтәлек

Госман мәчете. ХХ гасыр башы фотосы

1867 елда Казан сәүдәгәре Җ.Б.Усманов акчасына төзелә. «Җиһанша мәчете», «Госман мәчете», «Сигезенче җамигъ мәчет» исемнәре белән йөри.

Мәчет квартал диагонале буенча урамнар кисешкән җирдә урнашкан. Проекты буенча бер катлы, җир өстендәге манарасы белән бер заллы мәчет. Ишеге манара нигезендә уелган, манара дүрт кыеклы түбә белән ябылган мәчет бинасына зур булмаган күләм белән тоташкан. Аркылы дивары мәчетне вестибюльгә һәм биш кырлы михраб чыгынтысы көньяк фасадта урнашкан намаз залына бүлеп тора. Биек а´ркалы тугыз пар тәрәзә өстән зур булмаган икенче рәт парлы тәрәзәләр белән тулыландырылган. Алар зал балконын яктыртып торалар һәм фасадларда парлы архивольтлар белән төгәлләнәләр. Почмаклардагы киң терәткечләр һәм фигуралы кәрнизләр бинаның тышкы бизәлешен тәшкил итә. Өч яруслы манара конуссыман нәфис чатыр белән очланган. Манараның күпкырлы тышлык белән ябылган сигез кырлы нигезенә өченче катка илтүче эчке бормалы баскыч беркетелгән, мөәзәнә белән уратып алынган цилиндрик кәүсә урнаштырылган. Манараның гамәлдә тәрәзәсез, кырыс кыяфәтендә шәһри Болгардагы манаралар белән охшашлык бар.

1931 елда мәчет ябыла. Совет чорында залның бердәм күләме катларга бүленә; аслы-өсле, парлы, áркалы тәрәзәләр турыпочмак рәвешендә киңәйтелә, фасадларга өстәмә уемнар урнаштырыла, манара сүтелә.

Мәчет 1990 елда архитектор Н.Х.Халитов проекты буенча торгызыла. 1994 елда диндарларга кайтарып бирелә, 1990 еллар азагында реконструкция ясала, фасадларның әүвәлге кыяфәте яңартыла. Катлардагы эчке бүленеш сакланып кала.

Әдәбият

Халитов Н.Х. Архитектура мечетей Казани. К., 1991;

Мечети Татарстана / Сост. Х.Г.Надырова, Р.Р.Салихов, Р.Р.Хайрутдинов. К., 2000.

Автор — Х.Г.Надыйрова