Биографиясе

1948 елның 25 гыйнварында Алексеевск районы Левашёво авылыда туган.

1968 елда Казан театр училищесен тәмамлый һәм Казан Зур драма театры труппасына кабул ителә.

1978 елдан Казан театр училищесендә педагогик эшчәнлек алып бара, 2001 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать университетында.

Иҗаты

Студент елларында ук Г.Прытков үзендә үзенчәлекле актерлык сәләте барлыгын тоя һәм В.Н.Войновичның «Ике иптәш» повесте буенча куелган спектакльдә (режиссер-педагог Е.А.Каменецкий) Валерка ролен кыю һәм дәртле итеп башкара.

Аның Казан Зур драма театры сәхнәсендә уйнаган Гекльберри Финн («Том Сойер маҗаралары», М.Твен романы буенча), Малай («Медея», Ж.Ануй), Пера («Министр ханым», Б.Нушич) кебек беренче рольләрендә үк образның тышкы күренешендә характерның эчке драматизмын чагылдыра алу осталыгы ачыла.

Г.Прытков тарафыннан иҗат ителгән яшь герой образлары тормышта тынгысыз, кешеләргә карата булган таләпләрендә еш кына бик катгый: Давыт («Җилкәнсезләр», К.Тинчурин), Вася («Искиткеч бүләк», Е.И.Габрилович, С.Г.Розен), Узелков («Явызлык», П.Ф.Нилин повесте буенча), Пашка («Иң бәхетле», Э.Я.Володарский).

Актерның Глумов («Һәр акыл иясен дә гадилек җиңәр», А.Н.Островский, 1977), Сотников («Урам чаты», В.В.Быков әсәрләре буенча, 1977), Базаров («Аталар һәм балалар», И.С.Тургенев романы буенча, 1979) кебек рольләре эчке дөньяларының күпмәгънәлелеге, яңача чишелешле һәм истә калырлык булулары белән аерылып тора.

Кинг («Карагыз, кем килгән!», В.К.Арро, 1983), Воланд («Мастер һәм Маргарита», М.А.Булгаков романы буенча, 1989), Менахем («Мәрхүмне искә алу догасы», Г.И.Горин, 1992), Кочкарёв, Городничий («Өйләнү», 1992; «Ревизор», 1997, Н.В.Гоголь), Смит («Өч тиенлек опера», Б.Брехт, 2000), генерал Колошин («Америка фахишәсе», И.Квирикадзе, 2002), Босс Манган («Йөрәкләрне яралый торган йорт», Б.Шоу, 2004), Гаев («Чия бакчасы», А.П.Чехов, 2004), Крутицкий («Һәр акыл иясен дә гадилек җиңәр», А.Н.Островский, 2007) рольләре Г.Прытковның зур тәҗрибә туплаган оста булып өлгерүен, кеше характеры асылына төшенүдә психологик тирәнлеккә, чишелештә масштаблылыкка ирешүен ассызыклый.

Актер иҗатына сәхнәдәге табигый яшәешнең гротесклы форма белән парадоксаль үрелеп баруы хас. Бу аның Зорро («Тавык күзе», Н.В.Коляда, 1998), Сен-Жермен («Пики дамасы», А.С.Пушкин повесте буенча, 1999), Угаров («Булмас димә – дөнья бу», А.В.Вампилов, 1999) рольләрендә ачык күренә.

1982 елда Г.Прытков Казан Зур драма театры сәхнәсендә Л.А.Жуховицкийның «О любви и печали» пьесасы буенча беренче спектакльне куя. Анда аның режиссер буларак сәнгатьчә чаралардан оста файдалана белүе, теге яки бу спектакльне сәхнәгә куючы коллективны, уртак бурычны хәл иткәндә, бергә туплый алу сәләте ачык күренә. Алга таба ул Казан Зур драма театры һәм Казан яшь тамашачылар театрында (ТЮЗ) шактый гына спектакльләр куя. Алар арасында «Блез» (К.Манье), «Приглашенные в замок» (Ж.Ануй пьесасы буенча), «Все кончено» (Э.Олби; Ю.А.Благов белән берлектә), «Стеклянная клетка» (Д.Б.Пристли) спектакльләре аеруча игътибарга лаек.

1992 елда Г.Прытков «Театр-99» антрепренёрлык театры оештыра, анда ул «Фрёкен Юлия» (А.Стриндберг), «Вкус меда» (Ш.Дилени), «Лолита» (Э.Олби, В.В.Набоков романы буенча), «Sorry» (А.М.Галин), «Дура» (М.Ашар) спектакльләрен куя. Алар истә калырлык үзенчәлекле формага ия булулары, шулай ук драматургия материалының, актерлар эшенең ышандырырлык булуы белән игътибарны җәлеп итә һәм кызыксыну уята.

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2009).

Әдәбият

Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. Казань, 1991.

Авторы – Ю.А.Благов