Зәй (Бохарай авылыннан көнчыгыштарак) һәм Сарман (Баткак авылыннан төньяктарак) районнары территориясендә.

1989 елда билгеләнә.

Мәйданы 444 га. Бөгелмә яссы калкулыгының төньяк сөзәклекләрен алып тора. Азнакай һәм Әлмәт урман хуҗалыкларының урман бүлемтекләрен били.

Истәлекнең төп өлеше махсус утыртылган төрле яшьтәге нарат урманнарыннан гыйбарәт. Аерым участокларда наратның яше 130 дан артып китә (1860 елларда утыртылган агачлар). Утыртмалар 1 класс бонитетлы, куелыгы 0,6-0,9, кәүсәнең диаметры – 36 см га, агачларның биеклеге 28 м га җитә.

Өрәңгеле-каенлы имәнлекләр, өрәңгеле һәм тубылгылы каенлыклар, төрле үләнле юкәлекләр, күрәнчәле усаклыкларның табигый массивлары сакланган. Куаклыкта чикләвек һәм кабар агачы киң таралган.

Яхшы сыйфатлы сулы чишмәләре күп.

Бохарай наратлыгы территориясендә «Ромашкино» шифаханәсе урнашкан.