Урнашуы

Татарстан Республикасыны көньяк-көнчыгышында, Казаннан 333 км ераклыкта, Бөгелмә Зәе елгасы чыганагы буенда урнашкан.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр – Самара губернасының Бөгелмә өязе үзәге, 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонында, 1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә районы үзәге.

1953 елда РСФСР автономияле республикаларының территориаль-административ составын үзгәртеп кору тәҗрибәсе нәтиҗәсендә Бөгелмә шәһәре 1953 елның 21 февраленнән 1953 елның 30 апреленә кадәр Бөгелмә өлкәсе үзәге була.

Тарихы

1736 елдан татар авылы буларак мәгълүм. 1741–1745 елларда авыл урынында Бөгелмә бистәсе барлыкка килә, анда ясаклы крәстияннәр, сөргендәге һәм отставкадагы солдатлар килеп урнаша. Земство конторасы оештырыла.

1781 елда Бөгелмә Уфа наместниклыгының өяз шәһәре статусын ала һәм хәзергечә атала башлый, 1796 елда – Оренбург, 1850 елда Самара губернасы составына керә.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук тәгәрмәч ясау һәм балта эше, сәүдә, олаучылык, каеш сбруй әйберләре ясау кәсепчелеге тарала.

1783 елда Казан Мәрьям ана иконасы хөрмәтенә барокко стилендә таш чиркәү төзелә (И.И.Галаутов акчасына; XIX йөз ахыры–XX йөз башында киңәйтелә, 1927 елда ябыла, 1930 еллар башында сүтелә).

1866 елда биш гөмбәзле өч престолы булган манаралы Изге Николай Чудотворец чиркәве төзелә (1930 еллар башында сүтелә).

1876 елда шәһәрнең христианнар зиратында чиркәү (Ф.Троицкий акчасына, архитекторы – И.И.Сокольский; архитектура истәлеге) һәм сәүдәгәр Дворниковларның кәшәнә-төрбәсе (классицистик архитектура элементлары белән эклектика стилендәге архитектура истәлеге) төзелә.

1880 елда Бөгелмәдә Изге Николай Чудотворец чиркәве белән гарипләр йорты (1883 елда төзелә, 1930 елларда сүтелә) ачыла. 1883 елда Богородица чиркәве төзелә.

1830 елда Бөгелмәдә дини приход һәм өяз училищеләре ачыла: 1851 елда – приход ирләр училищесе, 1854 елда – беренче өяз училищесе, 1859 елда – Халык мәгарифе министрлыгы карамагындагы хатын-кызлар приход училищесе.

1860 елда чиркәү-приход мәктәпләре системасы булдырыла. Бөгелмә өязенең бер сыйныфлы мәктәпләре укытуны ике еллык курс белән, 1913 елдан – өч еллык курс белән алып баралар.

1879 елда шәһәрдә балалар өчен училищесе булган хатын-кызлар җәмгыяте оештырыла, 1889 елда монастырь статусын ала. 1881 елда өч престолы булган монастырь чиркәве төзелә (архитекторы – Ю.А.Боссе), 1887 елда аңа ике яруслы манара кушып төзелә. 1883 елда таш хөҗрә һәм ашханә төзелә, территориясе ике капкалы таш койма белән тотып алына.

1884 елда монастырь каршында кыз балалар мәктәбе ачыла, 1887 елда ул бер сыйныфлы чиркәү-приход мәктәбе (1894 елда 34 кыз бала укый) статусын ала. 1889 елда монастырь Казан Богородица монастыре исемен ала (1931 елда ябыла, 1935 елда бинасы төрмә буларак файдаланыла, 1964 елдан монда тикшерү изоляторы урнаша; хәзерге вакытта монастырь бинасын православие чиркәвенә кайтару эше бара).

1866 елда – Бөгелмәдә Беренче мәчет (сакланмаган), 1898 елда җамигъ мәчете төзелә (сәүдәгәр Ш.Хәкимов акчасына), 1909 елда аның каршында рус-татар училищесе ачыла.

1898 елда “Халык йорты” шәһәр театры ачыла (бинасы Бөтенроссия аеклар җәмгыятенең Бөгелмә өязе комитеты акчасына төзелә).

1890 ел мәгълүматлары буенча, шәһәрдә 37 завод (13 кирпеч сугу, 12 чүлмәк ясау, 6 май язу, 3 аракы, 1 сыра кайнату, күн, сарык тиресе эшкәртү заводлары), шулай ук 5 чиркәү (шул исәптән икесе Казан Богородица хатын-кызлар монастыре каршында), кәшәнә, 2 хастаханә, гарипләр йорты (1880 ел), шәһәр һәм приход ир балалар училищеләре, башлангыч училище, земство китапханәсе (1871 ел), шәһәр җәмәгать банкы була.

XX йөз башында 20 завод (10 кирпеч сугу, 6 май язу, 1 сыра кайнату, 2 сарык тиресе эшкәртү һәм йон тетү заводлары), ир балалар өчен реаль училище, хатын-кызлар прогимназиясе, һөнәр мәктәбе (1896 ел), 2 чиркәү-приход мәктәбе, китапханә, 2 аптека, земство хастаханәсе, балалар приюты (1892 ел), типография (1891 ел), 4 чиркәү (монастырь чиркәвеннән башка), 2 мәчет, 3 монастырь. Балта эше, тимерчелек, агач эше, буяу эше, мич чыгару кәсепчелеге тарала. Ел саен 3 ярминкә уздырыла.

1911 елда Бөгелмә аша тимер юл салына, паровоз-вагон депосы төзелә. 1916 елда (башка мәгълүматлар буенча 1912 елда) тимер юл вокзалы төзелә (2005 елда үзгәртеп корыла).

1915 елда Идел-Бөгелмә тимер юлында эшләүчеләрнең балалары өчен мәктәп ачыла.

Гражданнар сугышы елларында Бөгелмә аша Көнчыгыш фронт сызыгы уза.

Бөек Ватан сугышы елларында 352 нче Орша Кызыл Байраклы, 2 нче дәрәҗә Суворов орденлы укчылар дивизиясе оештырыла, Бөгелмә халкының иганә акчасына “Комсомолец Татарии” танк колоннасы һәм “Бугульминский колхозник” Пе-8 стратегик бомбардировщигы төзелә.

1941 елның 20 июленнән 1945 елның 16 сентябренә кадәр Бөгелмәдә 2784 нче номерлы эвакуация госпитале урнаша. Башта – 16, 1942 елның октябреннән – өч бинада урнаша: 1 нче һәм 56 нчы номерлы мәктәпләрдә, педагогика техникумында.

Мәгариф

1929 елда Бөгелмәдә колхоз яшьләре мәктәбе ачыла, 1932 елда – 1 нче урта мәктәп (1981 елда яңа бина төзелә), 1993 елда – рус-татар укыту-тәрбия комплексы, 2000 елда – сәнгать-эстетик циклы фәннәрен тирәнтен өйрәнү урта мәктәбе, 2008 елда аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү 1 нче урта мәктәбе итеп үзгәртелә.

1938 елда 2 нче урта мәктәп ачыла (1945–1951 елларда ир балалар мәктәбе, 1953 һәм 1964 елларда яңа бина төзелә, 1963 елда геология музее ачыла), 1993 елда 2 нче лицей итеп үзгәртелә.

1934 елда 3 нче мәктәп ачыла, 2005 елда аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү 3 нче урта мәктәбе итеп үзгәртелә.

1936 елда җидееллык мәктәп ачыла, 1964 елда 4 нче урта мәктәп итеп үзгәртелә (1995 елдан этнография музее эшли). 1952 елда сигезьеллык мәктәп ачыла, 1968 елда – урта (яңа бина төзелә), 1989 елда – химия фәнен тирәнтен өйрәнү урта мәктәбе, 2005 елдан – аерым фәннәре тирәнтен өйрәнү 5 нче урта мәктәбе итеп үзгәртелә.

1952 елда 6 нчы урта мәктәп ачыла. 1964 елда урта мәктәп ачыла, 1992 елда 7 нче гимназия итеп үзгәртелә. 1954 елда 8 нче тулы булмаган урта мәктәп ачыла. 1952 елда җидееллык мәктәп ачыла, 1954 елда 9 нчы урта мәктәп итеп үзгәртелә (яңа бина төзелә, төбәк тарихы музее эшли).

1969 елда 10 нчы ярдәмче мәктәп ачыла, 1998 елда – махсус (коррекция) мәктәбе, 2007 елда –10 нчы гомуми белем бирү VIII төр махсус (коррекция) мәктәбе, 2015 елда сәламәтлекләре чикле балалар өчен 10 нчы мәктәп итеп үзгәртелә.

1954 елда җидееллык мәктәп ачыла, 1956 елдан – 11 урта мәктәп (1967 елда 352 нче Орша Кызыл Байраклы, 2 нче дәрәҗә Суворов орденлы укчылар дивизиясенең сугышчан даны музее булдырыла). 1954 елда сигезьеллык мәктәп ачыла, 1990 елда – 12 нче урта мәктәп, 2012 елда 12 нче тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1973 елда 13 нче урта мәктәп ачыла (яңа бина төзелә).

1930 еллар ахырында башлангыч мәктәп ачыла (яңа бина төзелә, 1941–1944 елларда госпиталь урнаша), 1992 елда 14 нче татар гимназиясе итеп үзгәртелә (1996 елда яңа бина төзелә, Һади Атласи музее ачыла), 2012 елда Һади Атласи исеме бирелә.

1917 елдан соң Идел-Бөгелмә тимер юлы хезмәткәрләре балалары өчен мәктәп җирлегендә җидееллык мәктәп ачыла, соңрак урта мәктәп итеп үзгәртелә (мәктәп номеры үзгәртелә: №№ 56,32,65,16; 1976 елда яңа бина төзелә), хәзер 16 нчы урта мәктәп. 1961 елда 18 нче урта мәктәп ачыла (башта 66 нчы, яңа бина төзелә), 2015 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә (мәктәп тарихы музее эшли).

1993 елда Мостафа Онджель исемендәге лицей-интернат ачыла.

1933 елда сәламәтлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернат ачыла (1963 елда яңа бина төзелә; 1965 елдан төбәк тарихын өйрәнү музее эшли). 2005 елда 1 нче кадетлар мәктәп-интернаты ачыла, 2015 елда Советлар Союзы Герое Г.Г.Гафиятуллин исеме бирелә. 2009 елда “Журавушка” 14 нче прогимназия ачыла.

Бөгелмәдә 33 балалар бакчасы, авылара үзәк китапханә (1919 елдан) һәм аның 7 шәһәр филиалы эшли; өстәмә белем бирү өлкәсендәге оешмалар:

  • Балалар экологиябиология үзәге (1990 елда Яшь натуралистлар станция буларак ачыла, 1998 елда Укучылар экология-биология үзәге итеп үзгәртелә, 2011 елдан хәзерге исемдә);
  • Балалар һәм яшүсмерләр туризм һәм экскурсия станциясе (1989 елда Яшь туристлар станциясе буларак ачыла; 2000 елдан хәзерге исемдә);
  • Балалар техник иҗаты үзәге (1974 елда Яшь техникларның шәһәр станциясе буларак ачыла, 1998 елдан хәзерге исемдә);
  • Укучылар сарае (1953 ел);
  • 10 балаларяшүсмерләр үзәге;
  • балаларяшүсмерләрнең хоккей буенча “Арслан” спорт мәктәбе (2009 ел);
  • Е.А.Тимерҗанов исемендәге “Юность” балаларяшүсмерләр спорт мәктәбе (2009 ел);
  • 1 нче балаларяшүсмерләр спорт мәктәбе (1960 ел);
  • 2 нче балаларяшүсмерләр спорт мәктәбе (1976 ел);
  •  “Факел” балаларяшүсмерләр спорт мәктәбе (2010);
  • чаңгы узышлары буенча балаларяшүсмерләр спорт мәктәбе (2011 ел);
  • балалар сәнгать мәктәбе (1950 ел);
  • балалар сәнгать мәктәбе (1980 ел);
  • 2 нче балалар сәнгать мәктәбе (2011 ел);
  • балалар һәм яшүсмерләр өчен “Ялкын” социаль приюты (1998 ел).

Бөгелмәдә берничә урта һәм югары һөнәри уку йорты бар. 1965 елда Баулы шәһәреннән 1963 елда ачылган индустриаль-педагогика техникумы күчерелә, 1967 елда – Бөгелмә индустриаль-педагогика техникумы, 1997 елда Бөгелмә дәүләт һөнәри-педагогика көллияте, 2006 Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте (2008 елда “Прометей” уку-укыту-педагогика музее эшли) итеп үзгәртелә, 2015 елда аның составына Бөгелмә педагогика училищесе керә (1984 елда ачыла).

1917 елдан соң һөнәр мәктәбе нигезендә авыл хуҗалыгы юнәлешендәге һөнәри техник мәктәп ачыла, 1940 елда – 7 нче авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесе (1970 елларда уку-укыту комплексы төзелә), 1996 елда – һөнәри лицей, 2009 елда Бөгелмә аграр көллияте (һөнәри-техник белем бирү музее эшли) итеп үзгәртелә.

1998 елда Казан дәүләт технология университетының Бөгелмә филиалы ачыла (2011 елдан – Казан милли тикшеренү технология университетының Бөгелмә филиалы).

Шулай ук Бөгелмә медицина училищесе (1935 ел), Бөгелмә төзелеш-техник көллияте (1966 ел), Бөгелмә машиналар төзү техникумы (1989 ел), В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр университетының Бөгелмә филиалы (1994 елда нигез салына).

Икътисад

Бөгелмә – Татарстан Республикасы сәнәгатенең зур нефть чыгару үзәге. 1950 елда анда “Татарнефть” берләшмәсе булдырыла, 1954 елда – Бөгелмә механика заводы, 1956 елда – Татарстан нефть фәнни-тикшеренү институты (хәзер В.Д.Шашин исемендәге “Татнефть” гаммәви акционерлык җәмгыятенең Татарстан нефть фәнни-тикшеренү һәм проектлау институты), 1962 елда – Бөгелмә нефть сәнәгате автомат җиһазлары тәҗрибә заводы һәм Бөгелмә электр насослары заводы, 1963 елда – Төньяк-көнбатыш магистраль нефть үткәргечләр идарәсе, 2007 елда – “ГКС” фәнни-җитештерү предприятиесенең Бөгелмә филиалы, 2011 елда – Урал-Идел буе төбәге фәнни-технологияләр үзәге.

1920 еллардан – элеватор (1960 елдан он тарту комбинаты), 1923 елдан – Бөгелмә ликер-аракы заводы, 1932 елдан – Бөгелмә ит комбинаты, 1976 елдан – “Бөгелмә фарфоры” түбән температуралы фарфордан әйберләр эшләп чыгару заводы эшли.

Тимер юл вокзалы, “Бөгелмә” аэропорты (шәһәрдән 7 км ераклыкта) бар.

Мәдәният

1920–1930 елларда Бөгелмәдә “Синяя блуза” һәвәскәрләр театр түгәрәге эшли. 1935 елда аның нигезендә колхоз-совхоз театры оештырыла, 1940 елдан – Бөгелмә дәүләт шәһәр театры.

Бөек Ватан сугышы елларында театр белән К.С.Станиславскийның шәкерте, Бөгелмәгә улы – СССРның булачак артисты А.В.Баталов белән эвакуацияләнгән Н.А.Ольшевская җитәкчелек итә. А.В.Баталов өчен Бөгелмә театры иҗат башлангычы мәйданчыгы була, 2008 елда театрга аның исеме бирелә.

1929 елда төбәк тарихы музее ачыла. Бөек Ватан сугышы елларында ябыла, бинасы балалар йортына бирелә. 1946 елда яңадан торгызыла. XIX йөз ахырындагы ике бинада урнаша (алпавыт А.Ф.Елачич һәм сәүдәгәр Ф.Д.Климов карамагындагы).

Экспозиция мәйданы – 796 кв км, музей коллекцияләре якынча 18,5 мең саклау берәмлеген тәшкил итә, төбәк һәм шәһәр тарихына багышлана (палеонтология һәм энтомология коллекцияләре, этнография экспозициясе). Бөгелмә төбәк тарихы музее фондларында археология табылдыгы саклана – сарматларга хас, безнең эраның 1 меңьеллыгына нисбәтле ураксыман очлы тимер кылыч, шулай ук 2 ураксыман болгар балтасы.

1966 елда Ярослав Гашек әдәби-мемориаль музее ачыла. Я. Гашек (1883–1923) – чех сатирик-язучысы, драматург, фельетончы, журналист, 1918 елның октябрь-декабрендә Бөгелмә өязе хәрби коменданты ярдәмчесе булып хезмәт итә. Музей кенәз Р.И.Нижерадзега караган XIX йөз ахырындагы бер катлы агач йортта (федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты) урнаша, 1918 елда анда хәрби комендатура эшли.

Экспозиция мәйданы – 190 кв км, коллекциясе 1200 мемориаль (оригинал типологик әйберләрдән комендант ярдәмчеләренең канцелярия интерьеры яңадан булдырыла) һәм әдәби-документаль (язучыгы багышлана) саклау берәмлеген тәшкил итә.

Бөгелмәдә Яшьләр сарае, район мәдәният йорты эшли.

1988–1933 елларда – Казан Мәрьям Ана иконасы престолы белән Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве (неорус стилендәге архитектура истәлеге), 1997 елда – Иоанна Предтеча чиркәве, 1999 елда – Георгий Победоносец чиркәве, 2009 елда – “Хәсрәтлеләр юанычы” Мәрьям Ана иконасы чиркәү-кәшәнәсе, 2005–2006 елларда Серафим Саровский чиркәве төзелә.

1992 елда шәһәрнең үзәк мәчете төзелә (дини архитектура истәлеге, гадәти булмаганча керү урынын бинаның көнбатыш фасады үзәгенә урнаштырып, бизәлешендә көнчыгыш-мөселман һәм крепость архитектурасының стильләштерелгән формалары кулланыла). Аның каршында Бөгелмә мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге тарафыннан оештырылган “Сәлам” дини-сәламәтләндерү үзәге, “Яшь мөселман кыз” клубы эшли, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен бәйрәм чәйләре, башка конфессия вәкилләре белән дуслык матчлары уздырыла.

“Ирхам” мәчете каршында (2005 ел) татар тарихы һәм мәдәнияте музее эшли (2014 ел).

Шулай ук “Бәдр”, “Ислам нуры” (2006 ел), “Сәфәр” (2018 ел) мәчетләре бар.

Сәламәтлек саклау һәм спорт

Бөгелмәдә Үзәк район хастаханәсе (поликлиника, стационар, балалар һәм стоматология поликлиникалары, бала тудыру йорты, балалар хастаханәсе, тиз медицина ярдәме күрсәтү станциясе), Техниклар йорты (1967 ел), 2 спорт комплексы, “Юбилейный” боз сарае (2003 ел), “Энергетик” стадионы, Мәдәният һәм ял паркы (1967 ел), “Лилия” шифаханәсе эшли.

Тарихи-мәдәни мирас ядкәрләре

Шәһәрдә күп санда тарихи-мәдәни мирас ядкәрләре сакланган:

  • Халык йорты (1898 ел, классицистик юнәлешнең эклектика стилендәге архитектура истәлеге);
  • Викторов типографиясе бинасы (1891 ел);
  • Н.А.Безпаловның он тарту производствосы бинасы (XX йөз башы, архитектура истәлеге);
  • П.А.Воловский бинасы (XX йөз башы, архитектура истәлеге);
  • сәүдәгәр Ш.Л.Хәкимов бинасы комплексы (XX йөз башы, архитекторы – И.В.Гусаров, эклектика стилендәге архитектура истәлеге);
  • Климовлар йорты (XIX йөзнең икенче яртысы, классицистик юнәлешнең эклектика стилендәге архитектура истәлеге);
  • Елачич йорты (XIX йөзнең икенче яртысы, модерн элементлары белән эклетика стилендәге архитектура истәлеге);
  • өяз казначылыгы бинасы (XIX йөз ахыры – XX йөз башы, эклектика һәм стилизатор стилендәге архитектура истәлеге);
  • Праведниковлар йорты (XIX йөз ахыры, архитектура истәлеге, стильсез архитектура);
  • кыз балалар гимназиясе (XIX йөз ахыры – XX йөз башы, модерн элементлары белән эклетика стилендәге архитектура истәлеге);
  • Зелин йорты (XIX йөз ахыры – XX йөз башы, классицистик юнәлешнең эклектика стилендәге архитектура истәлеге);
  • өяз земство управасы рәисе П.П.Дмитриев йорты (XIX йөз ахыры – XX йөз башы, эклектика стилендәге архитектура истәлеге);
  • Гусаров йорты (XX йөз башы, модерн стилендәге архитектура истәлеге);
  • ликераракы заводы комплексы (XIX йөз ахыры – XX йөз башы, рус классицизмы стилендәге архитектура истәлеге);
  • Латыйпов йорты (XIX йөз ахыры, классицистик юнәлешнең эклектика стилендәге архитектура истәлеге);
  • М.И.Литвинов йорты (XIX йөз ахыры, “кирпеч” эклектикасы стилендәге торак архитектурасы истәлеге);
  • Афанасьев кунакханәсе бинасы (XX йөз башы, модерн стилендәге архитектура истәлеге);
  • өяз дворянлыгы җитәкчесе А.Н.Шелашников йорты (XX йөз башы, модерн стилендәге архитектура истәлеге);
  • Бобров йорты (XIX йөз ахыры, эклектика стилендәге архитектура истәлеге);
  • Благодатновларның җиһазлы бүлмәләре (XIX йөз, классицистик юнәлешнең эклектика стилендәге архитектура истәлеге);
  • полиция идарәсе бинасы (XIX йөз ахыры – XX йөз башы, неоклассицизм стилендәге архитектура истәлеге);
  • П.П.Самарин йорты (XX йөз башы, провинциаль модерн стилендәге архитектура истәлеге);
  • таш детальләр белән торак йорт (XIX йөз ахыры – XX йөз башы, модерн стилендәге архитектура истәлеге);
  • мәхкәмә бинасы (XIX йөз ахыры – XX йөз башы, классицистик юнәлешнең эклектика стилендәге архитектура истәлеге);
  • чиркәүприход мәктәбе бинасы (XIX йөзнең икенче яртысы, архитектура истәлеге),
  • Тарасовлар йорты (XIX йөз ахыры – XX йөз башы, халык стилендә архитектура истәлеге);
  • реаль училище бинасы (XIX йөзнең икенче яртысы, классицистик юнәлешнең эклектика стилендәге архитектура истәлеге);
  • ике катлы торак йорт (XIX йөз ахыры, классицистик юнәлешнең эклектика стилендәге архитектура истәлеге);
  • Беловлар йорты (XIX йөзнең икенче яртысы, эклектика стилендәге архитектура истәлеге);
  • Горячевлар йорты (XIX йөзнең икенче яртысы, классицистик юнәлешнең эклектика стилендәге архитектура истәлеге);
  • ике катлы торак йорт (XX йөзнең икенче яртысы, эклектика стилендәге архитектура истәлеге);
  • Хәкимов йорты (XIX йөз ахыры – XX йөз башы, модерн стилендә архитектура истәлеге);
  • Бөгелмә елгасы аша салынган таш күпер (1904 ел);
  • рәссамнар остаханәләре бинасы (элеккеге шәһәр мунчасы; 1928 ел, модерн һәм конструктивизм стилендәге архитектура истәлеге);
  • өяз дворяннар җыены һәм җәмәгать судьялары бинасы (XIX йөзнең беренче яртысы), 1918 елда Бөгелмә өязенең Кызылгвардиячеләр отрядлары штабы урнашкан йорт (республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты);
  • 1917–1918 елларда большевиклар революция комитеты урнашкан йорт (республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты);
  • 1918 елда акгвардия контрразведкасы тарафыннан кызылармияче әсирләр җәзаланган бина (республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты).

Бөгелмәдә 1918 елда акгвардиячеләр тарафыннан атылган Бөгелмә Революция комитеты әгъзалары күмелгән гаскәриләр каберлеге (мәдәният йортының шәһәр бакчасында; республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты), 1920 елгы кулак-акгвардия терроры корбаннары күмелгән туганнар каберлеге, 1918 елда акгвардиячеләр тарафыннан атылган 14 коммунист-тимер юлчылар күмелгән туганнар каберлеге сакланган.

1960 елларда Бөгелмәдә Мәңгелек ут белән “Мәңгелек Дан” мемориаль комплексы төзелә, 2001 елда анда 1943 елда Бөгелмә районы хезмәтчәннәре акчасына төзелгән, Пе-8 самолеты хөрмәтенә бортына “Бөгелмә колхозчысы” дип язылган Пе-2 пикировать итә торган бомбардировщигына һәйкәл ачыла.

1975 елда шәһәр паркында Советлар Союзы Геройлары бюстлары – Геройлар аллеясы урнашкан, шәһәрдә Советлар Союзы Герое Г.Г.Гафиятуллинга мемориаль һәйкәл куелган.

1981 елда Бөгелмәнең 200 еллыгына багышлап, металл һәм бетоннан стела торгызыла (архитекторы – А.А.Идрисов).

1983 елда Бөгелмә үзәгендә Бөек Ватан сугышы чоры хәрби техникасы белән Мемориаль комплекс һәм 352 нче Орша Кызыл Байраклы укчылар дивизиясе һәйкәле куела (архитекторы – А.А.Идрисов).

1990 елда Әфганстанда һәлак булган сугышчы-интернационалистларга мемориаль төзелә.

2011 елда вокзал платформасында чех язучысы Я.Гашекның «Похождения бравого солдата Швейка во время мировой войны» романының төп герое – җитез солдат Швейкка һәйкәл куела (скульпторы – А.Маер).

Бөгелмә аграр көллияте янында “Фордзон” тракторына һәйкәл куелган (1977 ел).

2011 елда вокзал мәйданында Бөгелмә станциясенең 100 еллыгы һәм Идел-Бөгелмә тимер юлы ачылышы хөрмәтенә Л-1765 паровоз-һәйкәле урнаштырыла.

Жуков урамында дүрт тапкыр Советлар Союзы Герое маршал Г.К.Жуковка һәйкәл куела.

2016 елда Бөгелмәгә эвакуацияләнгән госпитальдә яралардан үлгән Совет армиясе командирлары һәм сугышчылары хөрмәтенә мемориал ачыла.

Күренекле кешеләре

Алсу (1983 елда туган) – җырчы, ТР һәм РФнең атказанган артисты, ТРның халык артисты;

Ю.П.Алаев (1949 елда туган) – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре;

В.Г.Ануфриев (1937 елда туган) – партия хезмәткәре, Казахстан ССРның Коммунистлар партиясе Үзәк комитетының икенче секретаре (1989–1991);

В.В.Брусянин (1867–1919) – рус язучысы-беллетристы;

О.Ю.Васильева (1960 елда туган) – тарих фәннәре докторы, РФ мәгариф һәм фән министры (2016 елдан);

В.С.Графов (1913–1991) – подполковник, Советлар Союзы Герое, Ленин, Кызыл Байрак, беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры (аның бюсты Геройлар аллеясында куелган);

О.В.Данилова (1970 елда туган) – спортчы (чаңгыда узышу), атказанган спорт остасы, ике тапкыр Олимпия уеннары чемпионы, дүрт тапкыр дөнья чемпионы;

В.Н.Жданов (1896–1956) – авиация генерал-полковнигы, Беренче бөтендөнья, Гражданнар, Совет-фин, Бөек Ватан сугышларында катнаша, Ленин, Кызыл Байрак (дүрт тапкыр), беренче дәрәҗә Суворов орденнары кавалеры;

С.А.Заһидуллина (1928 елда туган) – ТАССРның атказанган мәктәп укытучысы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе орденнары кавалеры, Бөгелмә шәһәренең мактаулы гражданы;

Л.Р.Закиров (1976 елда туган) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы (2014 елдан);

С.Г.Иванцова (1960 елда туган) – техник фәннәр докторы, профессоры;

А.В.Красных (1995 елда туган) – йөзүче, дөнья һәм Европа чемпионатларында медальләр алучы, РФ чемпионы;

С.В.Крылов (1931–1997) – геология-минералогия фәннәре докторы, СССР Фәннәр академиясе һәм Россия Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы;

А.М.Левитан (1913–1980) – архитектор, театр рәссамы, РСФСРның атказанган рәссамы;

Н.Г.Мәһдиев (1959 елда туган) – ТРның атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре, Бөгелмә районы башлыгы (1996–2010 елларда), ТРның урман хуҗалыгы министры (2010–2014), Чаллы шәһәре мэры (2015 елдан);

А.Ю.Махинин (1961 елда туган) – ТРның Рәссамнар берлеге әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты;

В.Н.Мелешко (1950 елда туган) – техник фәннәр докторы, генерал-полковник, Хәрби фәннәр академиясе профессоры, Бөгелмә шәһәренең мактаулы гражданы;

Е.А.Осипов (1841–1904) – табиб, Россия санитар статистикасына нигез салучы, “Н.И.Пирогов истәлегенә рус табибләре җәмгыяте”н оештыручыларның берсе;

А.П.Рудаков (1912–1979) – Советлар Союзы Герое, Ленин ордены кавалеры (аның бюсты Геройлар аллеясында куелган, шәһәрнең бер урамы аның исеме белән атала);

С.Н.Рыжиков (1974 елда туган) – космонавт-сынаучы;

Р.И.Сәлимов (1949 елда туган) – ТРның халык артисты, РФнең атказанган артисты;

Г.С.Сапожников (1894–1920) – хәрби очучы, Георгий тәресе, Сугышчан Кызыл Байрак ордены кавалеры;

Р.Т.Сафиуллин (1949 елда туган) – рәссам, график, плакатчы, декоратор, СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы;

В.Н.Скалон (1903–1976) – зоолог, биология фәннәре докторы;

Е.В.Столяров (1922–1985) – Социалистик Хезмәт Герое, БАССРның атказанган нефтьчесе, “Башнефть” җитештерү берләшмәсе генераль директоры (1972–1985 елларда);

Р.Н.Хәкимов (1952 елда туган) – ТРның атказанган нефтьчесе, “Төньяк-көнбатыш магистраль нефть үткәргечләр” ачык акционерлык җәмгыяте (2007–2016) генераль директоры;

С.В.Шимкова (1963 елда туган) – Россия спортчысы (авыр атлетика), атказанган спорт остасы, дөнья һәм Европа чемпионы;

А.В.Широких (1968 елда туган) – инженер-физик, Сколково фән һәм технологияләр институтының ИТ-директоры (2013 елдан);

С.Ф.Юльметова (1919 елда туган) – әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, БССРның атказанган фән эшлеклесе;

Тарихчы, педагог, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Һади Атласи (1876–1938, 1918 елда Бөгелмә җирле үзидарәсенең актив эшлеклесе була), театр һәм кино актеры, кинорежиссер, сценарийлар язучы һәм җәмәгать эшлеклесе А.В.Баталовның (1928–2017, беренче тапкыр сәхнәгә Бөгелмәдә чыга), чех язучысы, сатирик, драматург, фельетончы Я.Гашекның (1883–1923, 1918 елда Бөгелмә шәһәре коменданты була), Россия җырчысы, “Золотое кольцо” ансамбле солисты, Бөгелмәнең мактаулы гражданы Н.Н.Кадышеваның (1959 елда туган, Бөгелмәдә балачагы уза), Советлар Союзы Герое, генерал-майор И.Н.Коневның (1899–1983, 1918 елда Эшче-крәстияннәр Кызыл Армиясенең Бөгелмә өязе азык-төлек отряды башлыгы ярдәмчесе була), Беренче бөтендөнья, Гражданнар, Бөек Ватан сугышларында катнашучы, Советлар Союзы Герое И.М.Никитинның (1892–1972, сугыштан соң Бөгелмәдә яши, шәһәрнең бер урамы аның исеме белән атала, аның хөрмәтенә бюст куелган) тормышы һәм эшчәнлеге Бөгелмә шәһәре белән бәйле.

Халык саны

1851 елда – 4100,
1897 елда – 7600,
1926 елда – 14 200,
1938 елда – 24500,
1959 елда – 61000,
1970 елда – 72000,
1979 елда – 80200,
1989 елда – 89600,
2002 елда – 93010,
2010 елда – 89200,
2015 елда – 86000 кеше (руслар – 63%, татарлар – 29,1%, мордвалар – 2,6%, чуашлар – 2,3%).