Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан – Арча, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Иске Казан авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Кызыл Күл” колхозы оештырыла. 1950 елда колхоз “Кызыл байрак” колхозына кушыла (колхоз идарәсе Ташлы Кавал авылында урнаша).

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1938 елда – 212,
1949 елда – 190,
1958 елда – 177,
1970 елда – 88,
1989 елда – 37,
2002 елда – 30,
2010 елда – 24,
2017 елда – 25 кеше (татарлар).