Чыгу вакыты

«Азат» газетасының дәвамчысы.

1906 елның 4 июненнән 12 сентябренә кадәр Казанда татар телендә нәшер ителә. Барлыгы 15 саны чыга.

Нашире һәм мөхәррире Г.Камал. Газетада З.Бәшири, Н.Думави, М.Укмаси һ.б.ның мәкаләләре дөнья күрә. Материалларның күпчелеге имзасыз басыла.

Темалары

Аерым бер партиягә дә карамый, ләкин, Россия социал-демократлары йогынтысында булганлыктан, сул радикаллыкка тартылган мәкаләләргә күп урын бирә («Конституция нигезләре», «Халыкның үзидарәсе», «Социал-демократлар нәрсәгә өйрәтә?», «Нәрсә ул Россия мөселманнары берлеге?» һ.б.).

Хакимият тарафыннан ябыла. Мөхәррире хөкемгә тартыла, ләкин аклана.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (альбом). 1905–1925. Казан, 1926.

Рәми И.Г., Даутов Р.Н. Әдәби сүзлек. Казан, 2001.

Нафигов Р.И. Формирование и развитие передовой татарской общественной мысли. Казань, 1964.

Гайнуллин М. Татарская литература начала XX века. Казань, 1983.

Автор – Р.Г.Әмирханов