Тарихы

1731 елга кадәр нигез салына. Башта Большой Каряк (Большой Коряк, Большой Карин) дип атала. Революциягә кадәрге чыганакларда Иске Каран  исеме белән дә телгә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык кәсепчелеге тарала.

1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышы вакытында авыл халкы Е.И.Пугачёв ягында актив көрәшә, авыл тирәсендә 150 баш күтәрүчедән торган отряд була.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда су һәм җил тегермәннәре, икмәк саклау кибете, 5 бакалея кибете эшли.

XX йөз башында земство мәктәбе була. Авыл җәмәгатенең имана җире 2911 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Богодаровка волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1944 елның 19 февраленнән – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән Минзәлә районында.

Хәзер Николаевка авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Пчела”авыл хуҗалыгы артеле оештырыла, соңрак – “Русская пчела”, “Красный Октябрь” итеп үзгәртелә. 1950 елда –  “Красный факел” колхозы (Яңа матвеевка һәм Яңа Тамбовка авыллары), 1957 елда –  “Урожайный” колхозы, 1965 елда – “Ямашевский” совхозы составына керә. 2003 елдан  – “Ямашевский” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан  “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында, “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

2006 елга кадәр  башлангыч мәктәп эшли. Клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1795 елда – 198,
1858 елда – 567,
1870 елда – 773,
1884 елда – 792,
1897 елда – 1039,
1908 елда – 1163,
1913 елда – 1185,
1920 елда – 1025,
1926 елда – 934,
1938 елда – 543,
1949 елда – 406,
1958 елда – 363,
1970 елда – 314,
1979 елда – 216,
1989 елда – 119,
2002 елда – 96,
2010 елда – 87,
2017 елда – 98 кеше (руслар).