Тарихы

Авылга 1855 елда Вятка губернасы Нолинск өязе Мальканск волостеның Вострый Мыс авылы крәстияннәре нигез сала.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук бурлаклык, читкә китеп эшләү тарала.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 1253 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан,  1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Пьянобор волостенда.

1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Күләгәш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1968 елда авылда “Активист” колхозы оештырыла, аның составына Зуево, Волково һәм Күләгәш авыллары керә, “Прикамец” колхозы белән (Красный Бор авылы) “Красный Бор” совхозына берләштерелә.

1988 елдан “Күләгәш” совхозы, 1995 елдан  “Күләгәш” авыл хуҗалыгы берләшмәсе, 1997 елдан “Күләгәш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2002 елдан “Онар” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Мәдәният

1998 елда авылда китапханә ябыла, аның фондлары Күләгәш китапханәсенә бирелә.

Халык саны

1887 елда – 466,
1920 елда – 565,
1926 елда – 609,
1938 елда – 480,
1949 елда – 289,
1958 елда – 269,
1970 елда – 201,
1989 елда – 53,
2002 елда – 10 кеше (руслар),
2010 елда – даими яшәүчеләр юк.