Биографиясе

1884 елның 5 (17) гыйнвары, Лифляндия губернасы — 1918 елның 12 августы, Красная Горка тимер юл станциясе, хәзер Юдино.

Валмиер укытучылар семинариясен тәмамлагач (1904), Виеталв министрлык мәктәбендә (Лифляндия губернасы) укытучы булып эшли.

Революцион хәрәкәттә катнаша. 1905–1907 еллар революциясе чорында сугышчан дружина әгъзасы.

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша; 4 нче Видзем латыш укчылары полкында хезмәт итә; подпоручик.

1917 елда Латыш укчылары полклары советы башкарма комитетына депутат итеп сайлана: юридик комиссия рәисе урынбасары, килештерү-тикшерү бүлеге рәисе.

1918 елда 3 нче латыш совет бригадасы, Петроград җыелма отряды командиры. 1918 елның августында Көнчыгыш фронтта Кызыл Армиянең сулъяк ярдагы гаскәрләр төркемен җитәкли.

Казан янында Красная Горка тимер юл станциясе тирәсендә барган сугышта һәлак була (соңыннан Юдин истәлегенә исеме үзгәртелә)

Истәлеге

Казанның Киров районындагы посёлок аның исеме белән атала. Шулай ук Казанда һәм Чаллы шәһәрендә урамнар аның хөрмәтенә аталган.

Әдәбият      

Кондратьев Н.Д. Комбриг Юдин. К., 1958; 

Юдин Ян Андреевич // Борцы за счастье народное. К., 1983. Кн. 2.