Биектау районы Кече Рәс авылыннан 3 км төньяк-көнбатыштарак, Ашыт, Питиал һәм Казансу елгалары субүләрендә урнашкан.

Су өслегенең мәйданы 10,56 га. Күләме 360 мең м3. Озынлыгы 700 м, иң зур киңлеге 250 м, уртача тирәнлеге 3 м, иң зур тирәнлеге 4,3 м.

Күлнең барлыкка килүе карст күренеше белән бәйле. Формасы катлаулы. Җир асты сулары белән туенуы тотрыклы.

Суы җиңелчә минеральләшкән (146 мг/л), йомшак, гидрокарбонат-хлорлы-кальцийлы типта.