Биографиясе

1969 елның 12 апрелендә Казанда туган.

1990 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлаганнан соң, Казан шәһәренең  24 нче мәктәп-лицеенда рус теле һәм әдәбияты укыта (1990–1993).

1993 елның августыннан 2011 елга кадәр Казан дәүләт педагогия университетының рус, чит ил әдәбияты һәм укыту методикасы кафедрасында ассистент, өлкән укытучы һәм доцент; 2015 елдан Казан университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында рус әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы профессоры.

Рус теле һәм әдәбияты җәмгыяте (2016 елдан), "Югары мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе" координацияләү советы (РУСЛИТВУЗ, 2016 елдан) әгъзасы, "Югары мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе"нең Казан бүлеге җитәкчесе (2019 елдан), Казан университетының диссертацияләр советы әгъзасы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге (2011), Россия Тәрҗемәчеләр берлеге (2020) әгъзасы, Петровская Фән һәм сәнгать академиясенең Татарстан бүлеге хакыйкый әгъзасы (академик) (2020).

Фәнни эшчәнлеге

Төп хезмәтләре ана (татар) телендә укыту мәктәпләрендә рус әдәбиятын укыту методикасы һәм югары уку йортларында укыту методикасына карый. Синхроник һәм диахроник дәрәҗәдә югары уку йортлары тарих-әдәбият фәннәре эчтәлеген берләштерү юлы белән мәдәни нигездә рус һәм татар әдәбиятлары укытучыларын нәтиҗәле әзерләү алымнарын һәм методларын эшли.

Рус-татар әдәби элемтәләр, чагыштырма һәм тиңләштермә әдәбият белеме мәсьәләләре, әдәби тәрҗемә, Г.Державин иҗатын өйрәнү, әдәби төбәкне өйрәнү тарихы һәм практикасы буенча филология тикшеренүләре алып бара.

Докторлык диссертациясенең темасы: "Формирование представлений о литературных традициях Древней Руси и XVIII века у студентов национальных отделений педагогических вузов" (2013).

150 фәнни, фәнни-методик публикация (шул исәптән мәктәптә һәм югары уку йортында әдәбият укыту методикасы буенча дүрт монография, филолог студентлар өчен уку ярдәмлекләре) авторы.

Бүләкләре

Г.Р.Державин исемендәге Дәүләт республика әдәбият премиясе белән бүләкләнә (2016). "Золотое перо Руси" милли әдәбият бүләге лауреаты (2021).

Хезмәтләре

Вселенная Р.Р.Бухараева (1951–2012). Основные темы и мотивы творчества. Казань, 2021.

«Я жил, сколь мог, для общего добра...«: Судьба и творчество Г.Р.Державина в научно-просветительской деятельности музея. Казань, 2021 (автордаш Мортазина Ф.Г.).

Художественная картина мира Рената Хариса. Казань, 2021 (автордаш Галимуллин Ф.Г.)

Культурные коды в татарской и русской литературах второй половины ХХ века. Казань, 2020 (автордашлар: Галимуллин Ф.Г., Гайнуллина Р.Г., Фәезова Л.Р.).

Формирование понятия о классицизме у старшеклассников на уроках литературы. Казань, 2006.

Проблемы изучения русской литературы XVIII века и ее традиций в педагогическом вузе. Казань, 2011.

Формирование представлений о литературе Древней Руси и XVIII века у студентов педагогических вузов. Казань, 2012.