1896 елда слесарьлар, калайчылар, балта осталары, тимерчеләр һ.б. әзерләү өчен Бөгелмә түбәнге баскыч кәсеп мәктәбе буларак ачыла. 1918 елда ат көче белән эшли торган авыл хуҗалыгы техникасы машинистлары әзерләү өчен Бөгелмә һөнәри-техник мәктәбе итеп үзгәртелә. 1931 елдан мәктәп тракторчылар, комбайнчылар һәм автомобиль йөртүчеләр, соңрак – машина-трактор станцияләре өчен механиклар әзерли. 1940 елда 7 нче авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесына әверелә. Бөек Ватан сугышы елларында 1387 хатын-кыз механизатор әзерли. 1955 елдан Совет армиясе өчен машина йөртүчеләр әзерли. 1996 елда училище агротехник профильдәге 75 нче һөнәри лицей статусына ия була, 2009 елдан – хәзерге исемдә.

Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе, икътисад һәм бухгалтер исәбе, авыл хуҗалыгын механикалаштыру белгечлекләренә; авыл хуҗалыгы производствосында тракторчы-машинист, автомеханик, машина-трактор паркына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча мастер һөнәрләренә укыталар.

2019/2020 уку елында 451 укучы, 22 укытучы исәпләнә.