- РУС
- ТАТ
хокук белгече, Мари Республикасының, РФнең атказанган юристы (2002, 2002)
1952 елның 15 ноябре, Мари АССРның Таулы Мари районы Микряково авылы – 2012 елның 18 июне, Казан.
Казан университетын тәмамлый (1979).
1979–1982 елларда Мари АССР Юстиция министрлыгында өлкән консультант.
1982–1986 елларда Йошкар-Ола шәһәренең Ленин районы халык мәхкәмәсенең халык судьясы.
1986–1988 елларда «Лесмаш» (Мари АССР) заводында юрисконсульт.
1988–1989 елларда «Контакт» заводында бюро, 1989–1990 елларда бүлек башлыгы.
1990–1992 елларда Мари АССР Югары Советы һәм аның Президиумы секретариатында консультант, бүлек башлыгы.
1992–1995 елларда Мари Республикасы Югары арбитраж мәхкәмәсе, 1995–2003 елларда арбитраж мәхкәмәсе, 2003–2007 елларда Ульяновск өлкәсе арбитраж мәхкәмәсе рәисе.
2008 елдан Идел буе округы Федераль арбитраж мәхкәмәсе рәисе (Казан).
Медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.