1936 елның 5 августы, Брянск өлкәсе Почеп шәһәре – 1985 елның 23 декабре, Мәскәү.

Казан авиация институтын тәмамлый (1963). Радио белән идарә ителә торган планер һәм самолет модельләре очырту буенча СССР һәм дөнья чемпионы, рекордчысы (1969, 1971, 1974, 1975).

1963–1978 елларда Казан авиация институтының авиамодельләр лабораториясе җитәкчесе, 1978–1982 елларда радио аркылы идарә ителә торган модельләр белән эшләү тренеры (Мәскәү).