1865 елда шәһәр җәмәгать китапханәсе буларак оештырыла. Китапханә нигезен танылган библиофил И.А.Второв коллекциясе тәшкил итә, ул 903 исемдәге 1908 том китап һәм вакытлы матбугат басмасыннан тора (1844 елда И.А.Второвның улы, күренекле әдәбиятчы, археолог һәм этнограф Н.И.Второв әтисенең васыяте буенча аны шәһәргә бүләк итә). Китапханәнең абонементы һәм уку залы була.

1906 елның 2 гыйнварында Казанда мөселманнар өчен аерым филиалы ачыла (шул чорда Россиянең татар мәгърифәтчелеге үзәкләренең берсенә әверелә). Филиалның башлангыч фонды үз эченә шәрекъ һәм рус телендәге басмаларны ала (төрле кешеләр тарафыннан бүләк ителгән 915 исемдәге 1277 том). Китап-басмалар табу авыр булуга карамастан, 1915 елга фондның рус телендәге тупланмасы — 767 исемдәге 1977 том һәм брошюрага, гарәп, татар телләрендәгесе 1496 исемдәге 1828 том китапка кадәр үсә.

1917 елда китапханә — Үзәк губерна китапханәсе, 1920 елдан В.И.Ленин исемен ала. 1923 елда — Үзәк шәһәр китапханәсе. 1919 да китапханәнең мөселман филиалы — 5 нче шәһәр китапханәсе, 1922 елда М.Вахитов исемендәге Үзәк шәрекъ китапханәсе итеп үзгәртелә. 1929 елда аны Үзәк шәһәр китапханәсе белән берләштерәләр. 1934 елда Үзәк китапханә — өлкә, 1941 елда республика китапханәсе итеп үзгәртелә (республикада китапханә эше белән методик җитәкчелек үзәге функцияләрен ала). 1965 елда, 100 еллык юбилее көннәрендә, китапханәгә фәнни китапханә статусы бирелә.

1991 елның 5 ноябрендә «Татарстан Республикасының Милли китапханәсенә В.И.Ленин исемендәге Республика фәнни китапханәсе статусы бирелү турында» ТР МК карары чыкканнан соң, китапханә милли мәдәният һәм милли мәдәниятләрнең үзара багланышлары үзәге буларак карала башлый.

ТРның «Китапханәләр һәм китапханә эше турында» 1998 ел 28 ноябрь Законы нигезендә китапханәләрдә булган мәдәни кыйммәтләрдән файдалануга киң юл ачыла. Милли китапханә Татарстан халыкларының кыйммәтле мәдәни мирас объекты санала, аның фонды мемориаль әһәмияткә ия. Хәзерге вакытта фондларда 3,2 млн данә документ исәпләнә (шул исәптән 120 мең документ татар телендә, 81 меңе — чит телләрдә).

Китапханә структурасын 20 дән артык бүлек: хезмәт күрсәтү, мәгълүмат-библиография, документлар туплау, китап саклау, документларны фәнни эшкәртү һәм каталоглар, китапханәара абонемент һәм документларны электрон чаралар аша тапшыру, патент, татар һәм төбәкне өйрәнү әдәбияты, сәнгать, кулъязмалар һәм сирәк китаплар, вакытлы матбугат, фәнни-методик, редакция-нәшрият, чит телләрдәге әдәбият, халыкара һәм төбәкара китап алмашу, маркетинг, күргәзмәләр һәм мәдәни программалар, теркәү һәм статистика, китап белән таныштыру һәм тышкы элемтәләрне үстерү, гигиена һәм документларны реставрацияләү, хуҗалык,шулай ук республика китапханәләренә документлар туплау бүлекчәсе һ.б. тәшкил итә.

Штатта 238 хезмәткәр, шул исәптән югары белемле 182 белгеч бар. Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондында — татар, гарәп, төрек, фарсы, рус һ.б. телләрдә 60 меңгә якын берәмлек китап, 3 меңнән артык кулъязма һәм фотоматериал; революциягә кадәрге татар вакытлы матбугаты тупланмасы; тарих һәм мәдәният буенча төпле тикшеренүләр турындагы документлар; белешмә әдәбият, миниатюр басмалар тупланган. Монда Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре кулъязма күчермәләре, кулъязма Коръән (1699), 14 йөзгә караган фәлсәфи-этик әсәрләр тупланмасы, татар әдәбияты һәм мәгърифәтенең күренекле шәхесләре К.Насыйри, Ш.Мәрҗани, Г.Тукай һ.б.ның үзләре исән чактагы басмалары саклана.

Китапханә Татарстан Республикасы турындагы әдәбиятны һәм татар китапларын туплау, саклау һәм тарату вазифаларын башкаручы дөньядагы бердәнбер җәмәгать китапханәсе булып тора.

1993 елдан китапханәдә компьютер мәгълүмати технологияләрен үзләштерү буенча эш башлана, 2000 елда китапханәнең https: // kitaphane.tatarstan.ru адреслы Web-сайты оеша, сайтта яңалыклар, китапханә тарихы, беренче китапханә, китапханә структурасы, мәгълүмати ресурслар, электрон китапханә, күрсәтелүче хезмәтләр исемлеге, документларны электрон чаралар аша тапшыру, халыкара китап алмашы, нәшрият эшчәнлеге, китапханә дуслары кебек төп мәгълүмат урнаштырыла. Веб-сайтта урнашкан электрон китапханә составында «Меңьеллык Казан», «Татар электрон китапханәсе», «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре: белешмәлекләр», «Библиографик басмалар», «Яңа басмалар», «Сценарийларның тулы тексты» һ.б. барлыкка килә.

1999 елда мәгълүмат-библиография бүлеге җирлегендә РФ Президенты каршындагы хөкүмәт элемтәсе федераль агентлыгы белән килешү нигезендә Республика хокукый мәгълүмат үзәге, мәдәният һәм сәнгать мәгълүмат үзәге (министрлыклар, мәдәни-агарту һәм уку-укыту оешмалары вәкилләренә индивидуаль рәвештә мәгълүмат бирү, белешмә кәгазьләре тутыру һ.б.ны гамәлгә ашыра) оеша.

2000 елда патент бүлегендә электрон уку залы ачыла, документларны электрон чаралар аша тапшыру хезмәте эшли башлый. Укучыларга телекоммуникацион элемтә каналлары аша еракта урнашкан башка китапханәләр: Россия дәүләт китапханәсе, Россия милли китапханәсе, Дәүләт тарихи җәмәгать китапханәсе, Иҗтимагый фәннәр фәнни мәгълүмат институты һ.б. фондларында саклана торган документларны алу мөмкинлеге бирелә.

2000–2001 елларда чит телләрдәге әдәбият бүлегендә мультимедиа мәгълүмат үзәге; АКШның Россиядәге илчелеге башлангычы белән оешкан Америка үзәге; Гёте исемендәге немец мәдәни үзәге белән хезмәттәшлек кысаларында оешкан махсус немец уку залы ачыла.

Милли китапханә тарафыннан «РУСЛАН» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасы үзләштерелә; ул Татарстан Республикасы китапханәләренең 600 меңнән артык библиографик язмасын куллану мөмкинлеге бирә торган «Татарстан Республикасы милли электрон китапханәсе» дәүләт мәгълүмат системасында катнашу белән бергә аның операторы да булып китә. Китапханә һәм мәгълүмати технологияләр бүлеге китапханә фондларындагы документларны электрон вариантка күчерә һәм аларны, читтән торып кулланучыларны тәэмин итү өчен, Татарстан Республикасының милли электрон китапханәсе порталына (https: // kitap.tatar.ru) урнаштыра.

1997 елда китапханәне гыйльми үзәк буларак үстерүгә булышлык итүче гыйльми совет барлыкка килә. Аның составына Казан университеты Фәнни китапханәсе, ТР Китап палатасы, Казанның югары уку йортлары: Казан университеты, Мәдәният һәм сәнгать академиясе вәкилләре, шулай ук ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы белгечләре керә. 2000 елда ТР МКның 2000 ел 6 апрель карары нигезендә Милли китапханә каршында Попечительләр советы оеша.

Милли китапханә республика территориясендә урнашкан барлык төр китапханәләр эшчәнлеген фәнни һәм методик яктан тәэмин итүне гамәлгә ашыра. 2000 елдан башлап ул ТР Мәдәният министрлыгының китапханә хезмәткәрләре арасында иҗади һәм инновацион активлыкны, һөнәри эшчәнлектә үсешне стимуллаштыруга юнәлтелгән бүләкләр тапшыру максатыннан уздырылучы «Лидер», «Иҗади эзләнүләр» конкурсларын да оештыра. Фәнни-методик бүлек республика китапханәләренә ярдәмгә фәнни-методик материаллар әзерли. Наширлек эшчәнлеге Фәнни китапханә тарафыннан оештырыла, фәнни, белешмә, фәнни-популяр һәм фәнни-методик басмалар чыгаручы «Милли китап» нәшрияты тормышка ашыра. 1996 елдан китапханәләрнең профессиональ тормышын яктыртучы фәнни-гамәли «Библиотечный вестник» журналы чыга.

Татарстанның Милли китапханәсе — Халыкара китапханәләр ассоциациясе әгъзасы, Россия китапханәләр ассоциациясе әгъзасы. Китапханәнең халыкара һәм төбәкара китап алмашу бүлеге якын һәм ерак чит илләр китапханәләре белән хезмәттәшлек итә, аның абонентлары арасында эре чит ил китапханәләре: Төркия, Кытай, Франция, Германиянең милли китапханәләре, АКШ Конгрессы китапханәсе, Нью-Йорк җәмәгать китапханәсе, АКШ татарлары ассоциациясе китапханәсе һ.б. бар. Россиянең татарлар тупланып яшәгән төбәкләре (Төмән, Чиләбе, Пермь, Волгоград өлкәсе, Башкортстан, Мордва Республикасы, Мари Республикасы, Чуаш Республикасы һ.б.) китапханәләре белән милли һәм төбәкне өйрәнү әдәбиятын туплау өлкәсендәге хезмәттәшлек турындагы килешүләр төзелә. Чит ил һәм Россия китапханәләре белән элемтәләрне киңәйтү уртак проектлар эшләү, тәҗрибә уртаклашу, белгечләр әзерләү, күргәзмә эшен оештыру һ.б. максатларны күздә тота.

Автор — Р.У.Елизарова