Биографиясе

1900 елның 1 гыйнвары, Семиреченск өлкәсе, хәзер Кыргызстан Республикасы, Токмак авылы – 1972 елның 22 октябре, Казан.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1936, 1 нче әгъзалык билеты), АХРР әгъзасы (1927).

1920–1924 елларда Ташкент университеты рабфагында, аннары Казан университетының медицина факультетында укый. 1925 елда Казан архитектура-сәнгать остаханәләренә күчә (1927 елдан – Казан сәнгать-театр техникумы), графика бүлеген тәмамлый (1929).

1931–1960 елларда Татгосиздатта, бизәлеш редакциясе мөдире. Китап бизәү сәнгатенә үзе укыткан Казан графиклары һәм иллюстраторларын бердәм иҗат коллективына туплау буенча зур эш алып бара. Ташбасма техникасында китап басучы-рационализатор буларак уңышлы эшли.

Татарстан Рәссамнар берлеген оештыруда башлап йөрүчеләрдән була. Рәссамнар берлеге советының оештыру бюросына (1935), аның 1 нче идарәсе составына керә (1936–1938).

Бөек Ватан сугышында 1 нче Белорус фронты составында Польша һәм Германия территориясендәге сугышларда катнаша, Берлинга барып җитә.

Ш.Н.Мөхәммәтҗанов. «Завод комплексы». 1920–1930 еллар

Кәгазь, акварель. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Ш.Мөхәммәтҗанов татар китап графикасының беренче профессиональ осталары төркеменә керә. Техникумның диплом эшләре конкурсында (1929) ул тәкъдим иткән ташбасма хезмәтләр, плакатлар, китап тышлыклары сәнгать белгече П.М.Дульский тарафыннан уңай бәяләнә.

1920 ел ахыры – 1930 ел башында басылган китап тышлыклары эскизлары җыйнак, төгәл, оста эшләнүләре белән күзгә ташлана: Б.Доминовның «Әлифба» («Азбука»), «Рәсем ясарга өйрән» («Учись рисовать», 1929), Ф.Гладковның «Энергия» (1933), Н.Баянның «Кырлар симфониясе» (1931), А.Серафимовичның «Тимер ташкын» («Железный поток», 1932), Г.Камалның «Өч гомер» (1933), А.Фадеевның «Тар-мар» («Разгром», 1933), шулай ук чит ил авторларыннан В.Хосоиның «Тукучы Хуҗа» («Текстильщик Ходзи», 1931), Дж. Лондонның «Тормыш төбендә» («На дне», 1932). Ш.Мөхәммәтҗанов А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, Г.Тукай, Г.Камал, К.Насыйри, М.Әмир, И.Гази китапларын бизи.

1940–1950 еллардагы китап басмалары арасында аның тарафыннан бизәлгән М.Җәлилнең «Алтынчәч» әкияте, Габдрахман Камалның «Галиәскәр Камал турында истәлекләр» (1941), шулай ук «Татар халык әкиятләре», «Мәскәү» җыентыгы (икесе дә – 1947), М.Пришвинның «Бабамның киез итеге» («Дедушкин валенок»), М.Горькийның «Давыл хәбәрчесе» («Буревестник») китаплары (икесе дә – 1948) һәм башкалар аерылып торалар. Татарстан китап нәшриятының 80 нән артык басмасын бизи.

Ш.Мөхәммәтҗанов республиканың төрле вакытлы матбугат чаралары белән хезмәттәшлек итә. Аның 1929–1930 еллар башында «Чаян» журналында басылган рәсемнәре милли карикатура үсешендә якты эз калдыра. Үткен юмор, нечкә, керсез киная яшерелгән рәсемнәре персонажларның үзенчәлекле сыйфатларын төгәл ачып бирә. Ш.Мөхәммәтҗанов шулай ук «Атака» журналын (1930) һәм «Ярыш» балалар журнал-дәреслегенең (1931) беренче саннарын бизәүдә катнаша.

Ш.Мөхәммәтҗановның станлы графикасы китап бизәү сәнгатенә якын. Башлангыч әсәрләре – «Оркестр», «Завод комплексы», «Завод корпуслары» (1920 еллар азагы) – шул чорның геометрик формалары, конструктив идеяләре рухында башкарылган.

Ш.Мөхәммәтҗановның иҗатында төрле елларда карандаш белән башкарылган күп санлы автопортретлар, ташбасма техникасында эшләнгән хатын-кыз портретлары аерым урын били (1920 еллар ахыры – 1930 еллар башы).

Ш.Н.Мөхәммәтҗанов. «Колхоз оешу». 1920

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләр тупланмасы

Хезмәтләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Франция, АКШ мәдәният фондларында саклана.

Күргәзмәләре

Республика ТАССР рәссамнары (Казан, 1930–1950 еллар), ТАССРның 10 еллыгына багышланган (1930), «ТАССР рәссамнары график әсәрләренең беренче күргәзмәсе» (Казан, 1951) һәм башкалар; халыкара – «Китап сәнгате» (Париж, 1931); «СССРның хәзерге заман сәнгате» (АКШ, 1932–1933); М.З.Кәримов, Д.Н.Красильников, Ш.Н.Мөхәммәтҗанов әсәрләреннән «Беренче татар нәкышьчеләре һәм графиклары» ретроспектив (Казан, 1979) күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәсе тууына 100 ел тулу уңаеннан уздырыла (Казан, 2000).

Әдәбият

Дульский П.М. Конкурс графического отделения художественно-театрального техникума. Казань, 1929.

Дульский П.М. Оформление татарской книги за революционный период. Казань, 1930.

Выставки советского изобразительного искусства: справочник: в 5 т. М., 1965–1981.

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Сулф, Леф, ТатАХРР: каталог выставки искусства Татарии 20–30-х годов. Казань, 1990.

АРХУМАС. Казанский авангард 1920-х. М., 2005.

Автор – И.Ф.Лобашева