Гомуми мәгълүмат

Уфа шәһәреннән 200 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан. 1980 елда Башкортстан атом электр станциясе төзелеше каршындагы поселок буларак нигез салына.

Халкы – 15582 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 7662 кеше.

Татар җәмгыяте тормышы

«Идел» шәһәр мәдәният йорты каршында «Тамаша» татар театр коллективы эшли. «Гадел» һәм «Ноктюрн» үрнәк вокаль коллективлары, шулай ук «Яшьлек» халык бию ансамбле репертуарларында татар җырлары һәм биюләре тәкъдим ителә.

2014/2015 уку елында шәһәрнең ике мәктәбендә татар теле предмет буларак өйрәнелә.