Поселокка 1930 елларда нигез салына, 1959 елның 18 декабренә кадәр “Беренче Май” совхозының өченче бүлекчәсе поселогы.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән Акташ районына керә, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән Әлмәт районында.

Хәзер Борискино авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1959 елга кадәр поселок “Беренче Май” совхозы бүлекчәсе була. Соңыннан “Победа” совхозы составына керә.

Халкы сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Поселок белән А.И.Тиханкованың тормышы һәм эшчәнлеге бәйле (1931−1999) – Социалистик Хезмәт Герое, 1948−1989 елларда “Победа” совхозында сыер савучы булып эшли.

Мәдәният

Поселокта клуб бар.

Халык саны

1958 елда – 132,
1979 елда – 301,
1989 елда – 167,
2002 елда – 215,
2010 елда – 193,
2015 елда – 199 кеше (руслар).