1916 елның 31 декабре (1917 елның 13 гыйнвары), Казан – 1946 елның 22 марты, Гливице шәһәре, Польша.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

«Сигналчы җыры» исемле беренче җыентыгы 1932 елда басыла.

Иҗатында төп мотивлар - мәхәббәт, табигать.

«Звено җыры» (1934 ел), «Тормыш иртәсе» (1937 ел), «Тормыш чәчәкләре» (1941 ел) шигъри җыентыклары авторы.

Татар теленә М.Ю.Лермонтов, А.П.Чехов, А.Л.Барто һәм башка авторларның әсәрләрен тәрҗемә итә.