Гомуми мәгълүмат

Пенза өлкәсенең көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1928 елда оештырыла. Мәйданы – 2,1 мең кв.км. Үзәге – Кузнецк шәһәре (Пенза шәһәреннән 121 км ераклыкта урнашкан, район составына керми).

Халкы – 37484 кеше (2016 ел), шул исәптән татарлар – 11317 кеше.

Татарлар, башлыча, Татар Кынадысы (2438 кеше), Евлашево (1890), Ялгаш (1789), Бистән (1484), Дәхтәрни (1334), Верхозим (1066), Пионер (735), Татар Пәлдәңгесе (274), Әләзән һәм Сөзем авылларында яшиләр. Кузнецк шәһәрендә 85231 кеше яши (2016 ел), шул исәптән татарлар – 11256 кеше (2010 ел).

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясендә татарлар XVII йөздә даими яши башлыйлар. Бу чорда Тамбов өязенең Төмән авылыннан күчеп килүчеләр нигез салган Ялгаш, Татар Пәндәлгәсе авыллары барлыкка килә.

1720 еллардан Дәхтәрни авылы мәгълүм. Җирле татарларның төп шөгыле күн эшкәртү һәм сарык тиресен дуплау була. XIX йөзнең икенче яртысында – XX йөз башында Верхозим һәм Пәндәлгә авылларында нәселдән күчкән мактаулы гражданнар, сәүдәгәрләр бертуган Дибердиевләрның зур постау фабрикалары эшли. Алар тарафыннан өяз территориясендә мәчетләр төзелә, мәктәпләр ачыла.

XX йөз башында Дәхтәрни һәм Татар Пәлдәңгесе авылларында – ике мәчет, мәктәп; 1934 елга кадәр Каменка шәһәрендә мәчет эшли. Хәзерге вакытта Ялгаш (берсе – мәдәни мирас объекты), Дәхтәрнә, Татар Кынадысы авылларында – өчешәр, Бистән авылында – ике, Евлашево, Беренче Тарлаково һәм Татар Пәлдәңгесе авылларында – берәр мәчет була.

Татар теле предмет буларак Бистән, Ялгаш, Татар Кынадысы урта мәктәпләрендә, Дәхтәрни башлангыч мәктәбендә өйрәнелә.

2003 елдан районда Татар мәдәнияте җәмгыяте эшли, 2008 елда аның карамагында Дәхтәрнә авылында Татар мәдәнияте үзәге оештырыла. Сабан туе, Татар Кынадысы авылында «Сөмбелә», традицион иген бәйрәме, Г.Кутуйны искә алу көннәре үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Кузнецк районында:

  • күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Г.Кутуй,
  • РФ Герое Д.Җ.Ягъфәров (икесе дә – Татар Кынадысы авылы),
  • Дан орденының тулы кавалеры А.Х.Измайлов (Ялгаш авылы),
  • партия-хуҗалык хезмәткәре Г.С.Кашаев (Верхозим авылы),
  • язучы, хәрби-сәясәт эшлеклесе Ш.Х.Усманов,
  • генерал-майор А.Х.Бичурин,
  • СССР Дәүләт бүләге лауреаты, химик Й.М.Байгилдин,
  • әдәбият галиме Я.Х.Агишев (барысы да – Татар Пәлдәңгесе авылы),
  • медицина фәннәре докторы Р.Х.Василев (Бистән авылы),
  • ТАССРның, РСФСРның атказанган табибе З.М.Кутуева,
  • җәмәгать эшлеклесе, педагог Ә.М.Мостафин (икесе дә – Татар Кынадысы авылы) туган.