- РУС
- ТАТ
1380 ел тирәсе – 1412 ел.
Туктамыш ханның улы.
Әтисе белән бергә Идегәйгә каршы сугыша. Әтисе үлгәч (1406 ел), бөек Мәскәү кенәзе Василий Дмитриевичка хезмәткә күчә.
1408 елның кышында, Идегәй Мәскәүне камаганда, Сарай әл-Җәдидкә һөҗүм ясый, шуның белән Идегәйне чигенергә мәҗбүр итә. Алтын Урда белән Мәскәү арасындагы солых шартлары нигезендә аны Идегәйгә тотып бирү таләп ителгәч, бөек Литва кенәзе Витовт янына качып китәргә мәҗбүр була.
1409–1411 елларда аның ягында Тевтон Орденына каршы яуда катнаша. Грюнвальд сугышында батырлык күрсәтә (1410 елның 15 июле).
Идегәй хакимиятенең көчсезләнүеннән файдаланып, Тимер ханны бәреп төшерә һәм Сарай әл-Җәдидне яулап ала (1411 ел). Анда үзенең акчасын суга (1411–1412 еллар).
Җәләлетдин ханның сәясәте аксөякләрнең фетнәсенә сәбәп була, бертуганы Кәримбирде тарафыннан үтерелә.
Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960;
Греков И.Б. Восточная Европа и упадок Золотой Орды. М., 1975;
Мухамадиев А.Г. Булгаро-татарская монетная система XII–XV вв. М., 1983.
Автор – И.Л.Измайлов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.