Биографиясе

1936 елның 18 марты, Татарстанның Сарман районы Татар Карамалысы авылында туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1969), авыл мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укыта.

Шигырьләре 1956 елдан «Ялкын», «Азат хатын», «Казан утлары», «Чаян» журналларында басыла.

Нефтьчеләргә, төзүчеләргә, авыл хезмәтчәннәренә багышланган «Язлар алда» дип исемләнгән беренче лирик шигырьләр җыентыгы 1967 елда дөнья күрә. «Һәрвакыт янымда» (1969), «Җәйләр җитсә» (1972), «Гел кояшка карап» (1981), «Печән өсте» (1986), «Хәтер тәрәзәләре» (1989), «Миләш кагы» (1991) китапларындагы шигырьләрдә замана кешесенең уй-хисләре, тирән кичерешләре чагыла.

К.Булатова поэзиясенең нигезендә – тормыш һәм иҗади хезмәт шатлыгы, тугрылык, дуслык һәм мәхәббәт кебек якты хисләр ташкыны.

Соңрак чордагы иҗатына нечкә лиризм, уй-кичерешләрдә табигыйлек, фәлсәфи яңгыраш хас. Аны гомер узу, рухи кыйммәтләрнең югала баруы борчый. «Хәтер көзгесе» (Уфа, 1996), «Якты сагыш» (1996), «Әрнү» (2003), «Каурый канат - җил атым» (2006) исемле шигъри җыентыкларында сызлану, сыкрау кебек экзистенциаль мотивлар арта бара.

Балаларга атап язылган «Марс китабы» (1982), «Курка димәгез әле» (1994), «Әллә кайсын тыңласы ...» (Уфа, 1995) китапларына кертелгән шигырьләре күңел җылысы, җиңелчә юмор белән аерылып тора.

Хикәя-повестьлары, истәлекләре тупланган «Яшел каләм» җыентыгы (2003) автобиографик характерда.

Әсәрләре

Шушы яктан, шушы туфрактан без. Казан, 2000.

Әдәбият

Маннур Ш. Хәерле юл телим // Казан утлары. 1971. № 2.

Вәлиев М. Мәхәббәт яшәргә тиеш // Казан утлары. 1990. № 3.

Зәйнашева Г. Шатлыгымда хәсрәт орлыгы бар, хәсрәтемдә – бәхет орлыгы // Мәдәни җомга. 1996. 29 март.

Автор – Г.М.Габделхакова