Биографиясе

1965 елның 28 ноябрендә Буа районы Кырык Садак авылында туган.

1990 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын (хәзер Казан аграр университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, экология һәм табигый байлыклардан файдалану кафедрасы мөдире (2004 елдан).

Хезмәтләре үсемлекләрнең продуктлылыгына ашламаларның тәэсирен, агач токымнарның үсентеләре һәм чәчкеннәре үсешен өйрәнүгә карый.

Уйлап табуга патенты бар.

Хезмәтләре

Ресурсосберегающие технологии и экономические нормативы производства продукции растениеводства в условиях Республики Татарстан. Казань, 2002 (автордаш).

Экология: Учеб. пособие. Казань, 2005.