Уенның максаты — көндәшенең капкасына алка кертү.

1948 елда «Спартак» ирекле спорт җәмгыятенең Татарстан өлкә советы тарафыннан (рәисе Р.К.Бажина) Казанда беренче «Спартак» алкалы хоккей командасы оештырыла (уенчы тренер И.Х.Милушев), ул беренче булып «Спартак» ирекле спорт җәмгыяте Россия советы беренчелегенә зональ турнирда катнаша. 1955 елның  25 ноябрендә С.П.Горбунов исемендәге Казан ҖБнең физик культура коллективының туплы хоккей командасы җирлегендә булдырылган Казанның «Ленин районы» хоккей командасы осталары «Б» классы буенча СССР чемпионатының беренче матчын уздыра (уенчы тренер А.В.Муравьёв).

Казанның беренче чемпионаты «Спартак», «Динамо», «Химик», «Машстрой», «Льнокомбинат» ирекле спорт җәмгыятьләре командалары катнашында 1956 елда уздырыла. 1965 елдан даими рәвештә Казан чемпионатлары, 1966 елдан «Алтын алка» клубы призына төрле яшьтәге төркемнәрдән яшьләр командалары арасында турнирлар уздырыла. Татарстанның хоккей командалары — СССР һәм РФ чемпионатларында катнашучылар: Казанда — «Ленин районы» (соңрак «Искра», «Рубин») (1955–1959, 1960–1961, 1964,1967), «Льнокомбинат» (1956–1960), «Химик» (1957), «Урицкий исемендәге СК» («Итиль», «Ак Барс») (1958 елдан), «Металлист» (Воровсий исемендәге СК») (1959–1969), «Киров районы» (1960–1961), «Урицкий-2 исемендәге СК» (Итиль-2», «Ак Барс-2») (1963, 1965, 1993 елдан), «Автомобилист» («Спартак») (1978–1980), «Таң» (1991–1994); Әлмәт шәһәрендә — «Спутник» («Нефтьче») (1965 елдан), «Нефтьче-2» (1999 елдан); Лениногорск шәһәрендә — «Нефтьче» (1966–1982, 1995 елдан); Түбән Кама шәһәрендә — «Нефтехимик-2» (1995 елдан); Чаллы шәһәрендә — «КАМАЗ» (1973–1982), «Чаллы» (2004 елдан). 2010 елдан Татарстан командалары Идел буе һәвәскәр хоккей лигасы Кубогына ярышларда катнаша; Казанда балалар-яшүсмерләр командалары арасында ТР буенча ЭЭМ кубогына турнир уздырыла (2011 елдан халыкара). Хатын-кызлар хоккее Татарстанда 2005 елдан үсештә. Иң яхшы хатын-кызлар командалары: «Тимерхан» (Байлар Сабасы штп, «Лесхоз» пос.) — «Ак төннәр» турнирында бронза медаль (2008); «Форвард» (Казан) — А.Невский истәлегенә 3нче кубок җиңүчесе (2011). «Ак Барс» ветераннар җыелма командасы (1997 елда оештырыла, тренеры В.Б.Короткин) — Россия 2002, дөнья 2004, 2006–2009, 2012 чемпионы, Швейцариядә 2002–2004 халыкара турнирларда (клуб командаолары арасында) чемпион, Европа 2005, дөнья 2003 чемпионатларында, Россия 2004 беренчелегендә (җыелма командалар арасында) көмеш медаль ала, Россия 2003 беренчелегендә, Уфада «Президент турниры»нда 2001 бронза медаль ала. 2012 елга ТРның профессиональ дәрәҗәдәге командалары, Континенталь хоккей лигасында уйнаучылар — «Ак Барс» (Казан), «Нефтехимик» (Түбән Кама), Россия чемпионатының югары лигасында уйнаучылар — «Нефтьче» (Әлмәт), 1 нче лигада — «Нефтьче-2» (Әлмәт), «Чаллы» хоккей клубы (Чаллы), яшьләр хоккей лигасында — «Барс» (Казан), «Реактор» (Түбән Кама), «Б» төркемендәге «Ирбис» (Казан); 40 боз спорт сарае һәм 2 ясалма бозлы ачык стадион, якынча 600 хоккей мәйданчыгы, Х. бүлекләре булган 48 Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (шул исәптән 3 махсуслаштырылган) (600 кеше шөгыльләнә) эшли. Хоккей белән шөгыльләнүчеләрнең гомуми саны 30 меңнән артык кеше (шуларның 400 дән артыгы хатын-кызлар). Югары лигада (8 команда), 1 нче лигада (12 команда), ТР кубогына (24 команда) республика чемпионатлары һәм беренчелекләре, балалар-яшүсмерләр командалары арасында беренчелектә финал ярышлар (100 дән артык команда), «Алтын шайба» клубы призына ярышлар (62 команда) уздырыла.

Иң яхшы уенчылар — С.М.Абрамов, Д.М.Архипов, Д.А.Балмин, Э.Гарипов, А.М.Гарифуллин, И.А.Гыйззәтуллин, Д.Зарипов, С.В.Золотов, Е.Казачкин, С.А.Котов, Э.Д.Кудерметов, В.В.Курбатов, Г.С.Маслов, А.Морозов, Д.А.Обухов,

А.Н.Орлов, А.И.Пономарёв, М.Е.Сарматин, С.Н.Столбун, В.Ф.Ткачёв, И.Ш.Хөснуллин, А.Г.Чупин, Р.Ш.Шәвәлиев, В.Л.Шалахин, Р.Х.Якупов. Иң яхшы тренерлар — Р.Н.Абделхәев, В.Я.Андреев, В.Г.Гусев, А.С.Дюмин, В.А.Елфимов, А.В.Загайнов, В.Н.Зайцев, Ю.Н.Комаров, В.Б.Короткин,

С.А.Котов, М.В.Литвинов, И.Х.Милушев, А.В.Муравьёв, В.Д.Петров, А.П.Романов, Н.Г.Хәйруллин, А.Н.Чернецов. ТРның әйдәп баручы судьялары — В.И.Бокарев, Р.М.Габдрахманов, А.А.Григорьев, В.Ю.Миронычев, Д.Г.Нестеров, В.Ю.Носов, И.Х.Сафиуллов, В.И.Суслов, Ю.В.Тимонин, А.П.Юркин.

РТның Хоккей федерациясе президенты — Ш.Ф.Тәхәветдинов (2004–2016), Н.У.Маганов (2016 елдан); Казанның Хоккей федерациясе рәисе — А.А.Рябов (2010 елдан).