Идел елгасының тәбәнәк террасасында, Лаеш районы Матюшино авылының төньяк чигендә урнашкан.

Су өслегенең мәйданы 3,5 га. Су күләме 82 мең м3. Озынлыгы 420 м, иң зур киңлеге 80 м. Уртача тирәнлеге 2,3 м, иң зур тирәнлеге 4,9 м.

Күл карст-суффозия процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Сузынкы, бөгелгән формада. Ярлары сөзәк, нарат агачлары үсә. Сулыкның көньяк өлешендә йөзмә утрау бар. Явым-төшем һәм грунт сулары белән туена.

Ял итү максатларында файдаланыла.