Гомуми мәгълүмат

Герб нәсел һәм җир билгеләренә бүленәләр, дәүләт гербы аерым төркемгә керә (кара Татарстан Республикасы Дәүләт гербы).

Җир яки дәүләт гербы, үз чиратында, 2 төркемгә бүленә: кайчандыр патша сараена беркетелгән (уделда булган) шәһәрләрнең гербы (аларның сурәтләре өлкә яки шәһәрләрнең мөһерләренә охшатып геральдик формада эшләнә) һәм Герольдия (Герольдмейстерлык конторасы, Герольдия департаменты) тарафыннан ясалган һәм расланган герб. Алардагы сурәт шәһәрнең тарихи әһәмиятенә, анда булып узган күренекле вакыйгаларга, географик һәм икътисади урынына нигезләнеп ясала.

Герб тәре яулары вакытында Көнбатыш Европада аерым әһәмияткә ия булалар: алар рыцарьнең шәхесен һәм нәселен таныклыйлар.

Гербны төзү, уку һәм аңлату белән герольдлар шөгыльләнгән.

Гербларга хокук варислык буенча буыннан-буынга тапшырылган. Аларның сурәтләре байракларга, мөһерләргә, коралларга төшерелгән, тәңкәләргә сугылган.

Россиядә гербны куллану

Аның тәртибе Көнбатыш Европадан XVII йөзнең 2 нче яртысында керә.

1722 елда дворяннар катлавы эшләре белән шөгыльләнгән үзәк дәүләт оешмасы – Герольдмейстерлык конторасы (1817 елга кадәр эшли) төзелә, аның вазифаларына дворян нәселләре өчен герб төзү керә.

1797 елдан император раслаган герблардан «Россия империясе дворян нәселләренең гомуми гербовнигы» төзелә башлый.

1800 елда Герольдмейстерлык конторасына Россия шәһәрләренең гомуми гербовнигын төзү бурычы куела.

1857 елның 10 июнендә Герольдия департаменты каршында герб бүлекчәсе оештырыла, аңа герольдика кагыйдәләре буенча территорияләрнең гербын һәм шәхси гербны төзү йөкләтелә.

Казан гербы

Казан төбәгендә Казан эмблемасы иң борынгы билге булып тора. Легендаларның берсе буенча, шәһәр еланнар күп яшәгән җирдә төзелгән. Алар кырып бетерелә, әмма еланнар патшасы качып котыла. Ул соңыннан Елантау («Елан тавы») дип аталган тауга очып китә, шуннан шәһәр халкының котын алып тора. Кодрәтле тылсымчы Хәким сихерләп еланны үтерә. Шушы вакыйга истәлеге буларак Елан (русча язылышы һәм әйтелеше «Зилант») сурәте шәһәр эмблемасына керә.

Борынгы төркиләр фольклорында канатлы елан, гадәттә, тискәре образ (аждаһа). Шул сәбәпле кайбер галимнәр (Н.Г.Ханзафаров), канатлы елан татар халкының символы була алмый, дип исәплиләр. Елан яки аждаһа сурәтенең эмблема буларак кайбер болгар кабиләләре тарафыннан һәм татар ханлыкларында кулланылуы ихтимал.

Алтын Урда ханнарының шәхси мөһерләрендә нәсел тамгасы – өч япьле чәнечке-сөңге сурәтләнә.

Аждаһа символы Казан ханлыгы яуланганнан соң (1552 ел) урын алган булса кирәк; ул Изге Георгийның аҗдаһаны җиңүе турындагы легендадан килә.

М.Худяков язуынча, бу герб Казан ханлыгы яуланганнан соң митрополит Макарий мәктәбе вәкилләре – Мәскәү геральдистлары тарафыннан төзелгән һәм Казан патшалыгы гербындагы аждаһа сурәте дошмани дәүләтне гәүдәләндерергә тиеш булган.

Шул ук вакытта татар ханнары эмблемасының тасвирламасы Карлус Алярд әсәрендә сакланган (Амстердам, 1705 ел). Анда «Татария патшасының сары флагында койрыклы кара аждаһа (зур елан) ятып тора, ул башын читкә борган», диелә. Аждаһа рус чыганакларында да искә алына.

XVI–XVII йөзләрдә бу эмблема беркадәр үзгәрешләр белән төбәк мөһерләрендә очрый.

1730 елда Казан гербы рәсми төстә кабул ителә.

1766 елгы Фәрманда: «Казан мөһере, аның таҗында василиск, канатлары – алтын, койрыгының очы – алтын», диелә.

XVIII йөз ахырында һәм XIX йөз уртасында ул беркадәр үзгәрешләр кичерә.

1781 елның 18 октябрендә чыгарылган Фәрман буенча Казан гербы: «Алтын Казан таҗы кигән кара елан, канатлары кызыл, әйләнә-тирәсе ак төстә»; 1856 ел 8 декабрь Фәрманы буенча: «Көмеш калканда таҗлы кара аждаһа; канатлары һәм койрыгы кызыл, томшыгы һәм тырнаклары алтынланган, теле кызыл төстә. Калкан өстенә император таҗы куелган һәм Андрей тасмасы белән тоташтырылган алтынланган имән яфраклары белән уратып алынган».

Казан гербы бер үк вакытта Казан губернасы гербында булып торган.

Казан губернасы өяз шәһәрләренең герблары

Аларның проектлары Сенатның 1781 ел 18 октябрь фәрманы белән раслана.

Һәр өяз шәһәре (Зөя шәһәреннән башка) гербының югары өлешендә, губерна үзәге – Казан гербы урын алган.

Проектлар авторларының идеясе буенча, өяз шәһәрләре Гербының символлары алар урнашкан җирләрнең үзенчәлекләрен чагылдырырга тиеш була.

Зөянең гербы җир-төбәкләр гербының беренче төркеменә карый. Анда «зәңгәр кырда Иделдәге кораблар өстенә салынган агач шәһәр, елгада балык сурәтләнгән» (ягъни шәһәр төзелеше тарихы чагылдырылган. Шәһәр өчен башта Угличта буралар әзерләнеп, алар салларда Идел буйлап төшерелә, соңыннан 28 көн эчендә корыла).

Төбәк шәһәрләре Гербында түбәндәгеләр сурәтләнгән: Чабаксар – «алтын төсендәге кырда очып баручы 5 кыргый үрдәк» (шәһәрнең тирә-ягында үрдәкләрнең күп булуын күрсәтүче символ), Цивильск – «алтынсу төстәге кырда зур тамырлы имән» (урынның имән урманнарына бай булуына ишарә), Ядринск – «кызыл төстәге кырда өчпочмаклы пирамида рәвешендә өелгән ядрәләр» (шәһәр атамасына ишарәләү), Козьмодемьянск – «кызыл төстәге кырда алтын җәя, аның өстендә аркылы-торкылы куелган өч ук» (халкының әлеге коралдан оста атуына ишарә), Царёвококшайск – «күк фонда көмеш поши» (пошины оста аулауга ишарә), Арча – «көмеш фонда имән буралардан корылган өч манаралы кальга» (шәһәр-кальга символы), Мамадыш – «яшел фонда ике көмеш урак, алар арасында алтын бодай көлтәсе» (уңдырышлы җирләр символы), Чистай – «яшел фонда келәймә суга торган дүрт кырлы алтын басма» (зур икмәк ярминкәсе символы), Лаеш – «күк төстәге кырда юлга чыгарга әзер, струг дип аталучы зур кораб» (зур пристань символы), Спас – «алтын төсендәге кырда борынгы кальга манарасы» (шәһәр борынгы болгар каласы янәшәсендә урнашкан), Тәтеш – «кызыл төстәге кырда ике рыцарь сөңгесе һәм ике калкан» (шәһәрдә элек-электән хәрбиләр яшәве символы). Октябрь революциясеннән соң элеккеге символика бетерелә.

ТАССР гербы

ТАССРда республиканың рәсми гербы кабул ителгән була (кара Татарстан Республикасы Дәүләт гербы).

1990 елларда герб белән кызыксыну сизелерлек арта: аерым шәһәр һәм районнарның символлары ясала башлый.

Шулай ук кара: Геральдика, «Польша татарлары гербовниклары», Мөһер, Нишан.

Әдәбият

Винклер П.П. Гербы городов, губерний, областей, посадов Российской империи, внесённые в «Полное собрание законов». СПб., 1900;

Соболева Н.А. Российская городская и областная геральдика XVIII-XIX вв. М., 1981;

Соболева Н.А. Старинные гербы российских городов. М., 1989; Хорошкевич А.Л. Символы русской государственности. М., 1993;

Ханзафаров Н.Г. Казанский «Зилант»: миф и действительность // Науч. Татарстан. 1997. № 3/4;

Гербы городов России: Альбом-справочник М., 1998.

Автор – Л.М.Айнетдинова.