Авторы — Станислав Дзядулевич.

1929 елда Вильно (Вильнюс) шәһәрендә нәшер ителә, 1986 елда Варшавада кабат бастырыла.

Күләме — 500 гә якын бит.

Ике бүлектән тора: беренчесе ислам динендәге нәселләргә багышланган, икенчесендә заманында бабалары христианлыкка күчкән татарлардан чыккан поляк шляхталары нәселләре турында бәян ителә (ике бүлектә дә славян һәм төрки тамырлы фамилияләр очрый).

«Польша татарлары гербовнигы» барлыгы 700 дән артык нәселне колачлый.

Иң ишле һәм атаклы нәселләр С.Дзядулевич тарафыннан берничә тармакка бүленгән (мәсәлән, Ассангуковичлар нәселе — Сәет, Абдулла, Коджел, Ырыс, Толыч һәм башка тармаклары, Крычыньскийлар Самуэль, Мостафа, Богдан тармаклары буенча күрсәтелә).

Китапта татар нәселләренең герблары урнаштырылган: «Араз» — Аразевичлар, «Арслан» — Арслановичлар, «Мешерин» — Мешериновлар, «Урда» — Гиреевскийлар, «Туган» — Барановскийлар яки Туган-Барановскийлар, «Янадар» — Бартошевичлар һ.б.

«Польша татарлары гербовнигы»нда шулай ук Я.Шенкевич тарафыннан язылган 300 дән артык төрки-татар, гарәп, фарсы сүзләренең һәм гыйбарәләренең аңлатма һәм тәрҗемәләре китерелә (мәсәлән, Кинский фамилиясе иркен, киң, юмарт, ярдәмчел мәгънәләренә ия татарча «киң» сүзеннән, Тальковский фамилиясе — «ирекле» мәгънәсен биргән гарәпчә «тальк» сүзеннән, дип күрсәтелә һәм башкалар).

Хезмәтнең ахырында татар нәсел-ыру тамырлары исемлеге һәм әлеге нәселләрнең алфавит тәртибендәге исемлеге урнаштырылган.

Кушымтага иң күренекле 12 нәселнең (Крычыньскийлар, Сулькевичлар һәм башкалар) генеалогик таблицалары кертелгән.

Автор – Ф.Р.Фәизов