Бизнә елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 15,8 км. Бассейнының мәйданы 125 км2. Идел аръягы түбәнлегеннән, Спас районында ага. Елга башы Красный Вал авылыннан 4 км көньяк-көнчыгыштарак, тамагы Ширбәт авылыннан 2 км көнчыгыштарак.

Елганың түбән агымы Куйбышев сусаклагычы сулары астында. Елганың югары агымы (якынча 10 км озынлыкта) язгы ташу һәм җәйге-көзге яңгыр ташкыннары вакытында гына даими; елга юлы бу участокта җәен, суының иң аз вакытындагы чорда, сазлыклы тугайда юкка чыга. Елга башының абсолют биеклеге 60 м, тамагыныкы – 53 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 10%. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.

Елганың югары агымында буа бар.