Биографиясе

XIX йөз ахыры, Томск шәһәре – XX йөз башы.

Әтисе мәдрәсәсендә белем ала.

Сембер губернасы Сөнгәләй өязе Иске Тимәш авылында Акчуриннар фабрикасы каршындагы кызлар мәктәбендә, Зөя авылының хатын-кызлар мәктәбендә укыта.

Иҗаты

Уку-укыту, гаилә, татар хатынының җәмгыятьтәге урыны темаларын чагылдырган «Гакыйдәт әл-әһле хак» («Хак бәндәләренең ышанулары», 1895 ел), «Тәргыйб» («Кызыксыну», 1898 ел), «Мәгъдән әл-мәсаил» («Мәсьәләләр чыганагы», 1900 ел) исемле публицистик китаплар авторы.

«Тәргыйб» әсәрендә хатын-кызларны матбугат битләрендә үз хокукларын яклап актив чыгыш ясарга чакыра.

«Тәгъзия» («Күңел юату») (СПб., 1897 ел) исемле җыентыкка кергән лирик шигырьләрендә иренең дөнья куюына карата авыр кичерешләре чагыла.

Х.Гыйсмәтуллина – әсәрләре матбугатта басылган беренче татар хатын-кыз язучылардан берсе.

Әдәбият

Бурнашева З. Татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан. Казан, 1971;

Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1985. 2 т;

Гайнуллин М.Х. Татарская литература XIX в. Казань,1975.

Автор – М.В.Гайнетдинов