Тарихы

XVI йөзнең икенче яртысыннан рус авылы буларак билгеле. Башта сарай авылы була. 1565 елда авыл Зөя воеводасы А.И.Шеинга һәм аның бертуганының улы М.Ю.Шеинга уртак милек итеп файдалануга бүләк ителә (3 елдан алар заговорда гаепләнеп җәзалап үтереләләр). 1568 елда авыл Зөянең яңа воеводасы – кенәз М.Ф.Бәхтияров-Ростовскийга бүләк ителә, әмма ул тиз арада Мәскәүгә китә һәм авыл яңадан сарай ведомствосы карамагына, 1680 еллар ахырында – кенәз Нарышкиннар, XIX йөздә Гагариннар нәселе карамагына күчерелә.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, шулай ук бакчачылык, тегермән тарту, тимерчелек, штукатурлау, балта эше, мичкә ясау, йон-тукыма ману, тегүчелек, кирпеч сугу кәсепчелеге, икмәк һ.б. авыл хуҗалыгы товарлары сату таралган була.

Авылда приход XVII йөз уртасыннан була. Җирле алпавыт К.С.Нарышкин иганәсенә Могҗиза тудыручы Николай (Николай Чудотворец), Мария Магдалина һәм Симеон Персидский хөрмәтенә янкормалары булган таш Троица чиркәве төзелә (1930 елда ябыла, чаң манарасы җимертелә, бинада ашлык саклау урыны, тегермән, ашханә урнаша; 1991 елдан чиркәү итеп файдаланыла; барокко стилендәге дини архитектура истәлеге). Аның приходына Варварино, Лабыш, Ново-Сергиево (юкка чыккан) авыллары халкы да карый.

Авылда шулай ук иске дин тарафдарлары да яши (338 кеше).

1851 елда Гагариннар утары идәрәчесе А.И.Смагин ярдәме белән мәктәп ачыла, ул алпавытлар йортында урнаша, әмма, берникадәр вакыт эшләгәннән соң, ябыла. 1868 елда яңадан эшли башлый, 1874 елда рухани И.В.Матвеевский башлангычы белән ул земство мәктәбе итеп үзгәртелә, әмма земство тарафыннан финансланмау сәбәпле, беренче 3 елны формаль рәвештә генә шулай атала, шуңа күрә И.В.Матвеевский үз акчасына дәреслекләр сатып алырга һәм хезмәт хакы алмыйча укытырга мәҗбүр була.

1877 елда Гагариннар акчасына мәктәп өчен яңа агач бина төзелә (1895 елда – 90 ир бала һәм 15 кыз бала, 1902 елда – 55 ир бала һәм 20 кыз бала, 1909 елда 30 ир бала һәм 45 кыз бала укый).

1883 елда рухани И.В.Матвеевский башлангычы белән кызлар чиркәү-приход мәктәбе ачыла, озакламый – катнаш мәктәп, 1896 елда бер сыйныфлы ир балалар (укытучылар) мәктәбе итеп үзгәртелә. Башта чиркәү каравылчысы өендә урнаша, соңрак чиркәү акчасына яңа бина төзелә (1905 елда – 53 ир бала, 1909 елда – 46 ир бала, 1915 елда 62 ир бала укый).

1896 елда ике сыйныфлы мәктәп каршында бер сыйныфлы катнаш үрнәк чиркәү-приход мәктәбе эшли башлый (1903 елда – 78 ир бала һәм 7 кыз бала, 1907 елда – 66 ир бала һәм 13 кыз бала, 1915 елда 79 ир бала һәм 14 кыз бала укый).

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша; иске дин тарафдарлары чиркәве (1909 елда төзелә), земство хастаханәсе, даруханә, 11 су тегермәне, 3 мануфактура кибете, 12 юлаучылар йорты, 3 чәйханә, 1 казна шәраб һәм 25 вак-төякләр кибете, пароход һәм агач материаллары пристаньнары була; шимбә базары эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3148 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Тәмте волосте үзәге, 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән Тәмте районы үзәге, 1931 елның 20 октябреннән Кама Тамагы районында, 1935 елның 10 февраленнән Тәмте районы үзәге, 1958 елның 16 июленнән – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Тәмте авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда Каганович исемендәге, Мичурин исемендәге, Ворошилов исемендәге колхозлар оештырыла, 1950 елда алар һәм Будённый исемендәге колхоз (Лабыш авылы) Мичурин исемендәге колхозга (үзәк утары авылда урнаша) берләштереләләр, 1958 елда аның составына «Ясная поляна» (Ясная Поляна авылы) һәм Г.Тукай исемендәге (Тукай авылы) колхозлары керә, 1994–2008 елларда – Мичурин исемендәге крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2002–2011 елларда – «Тәмте» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы «Нармонка» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең икенче филиалы «Тәмте» бүлекчәсендә, 4 крәстиян-фермер хуҗалыгында (терлекчелек, үсемлекчелек) башлыча авыл хуҗалыгы белән, «Торговый дом «Кедр» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә ылыслы һәм яфраклы декоратив үсемлекләр үстерү белән, бакчачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1930 елда – колхоз яшьләре, 1935 елда урта мәктәп (1971 елдан яңа бинада урнаша) итеп үзгәртелә.

Шулай ук мәдәният йорты (1950 елларда ачыла), китапханә (1919 елда уку өе буларак ачыла), Кама Тамагы балалар музыка мәктәбе бүлекчәсе, «Алёнушка» балалар бакчасы (2014 елдан), дәвалау амбулаториясе эшли.

Мәдәният йорты каршында үзешчән иҗат коллективлары: «Калейдоскоп» вокаль-инструменталь коллективы (1975 елдан, 2005 елдан халык исемен йөртә, нигез салучы – А.Н.Назарычев), «Лебеда» (2004 елдан), «Родник», «Фантазия» (икесе дә 2015 елдан) вокаль коллективлары, «Новый образ» театр коллективы (2015 елдан); «Goy – Радость» балалар бию коллективы (2014 елдан), «Радуга» балалар вокаль коллективы, «Лучики» балалар театр коллективы (икесе дә 2013 елдан) эшли.

Авыл территориясендә һәм янында археология истәлекләре: Тәмте (Бортас) авыллыгы (энеолит – соңгы бронза), Тәмте авыллыгы һәм Тәмте шәһәрлеге (җирле исеме «Стенька Разин тавы») (икесе дә – Имәнкискә культурасы) табыла.

Авыл янында ландшафтлы табигать истәлеге «Тәмте кылган даласы» (1991 елдан) урнаша.

Күренекле кешеләре

И.Н.Буланкин (1901–1960 еллар) – биохимик, биология фәннәре докторы, Украина ССР ФА академигы, Украина ССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе;

П.С.Маслов (1918–1993 еллар) – драма актеры, педагог, ТАССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры;

А.А.Надысева (1920–2006 еллар) – агроном, кыр белгече, селекционер;

Н.А.Столяров (1925–2014 еллар) – генерал-лейтенант, Кызыл Байрак ордены, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәте өчен» орденнары кавалеры.

Социалистик Хезмәт Герое (1950–1976 елларда Мичурин исемендәге колхоз җитәкчесе), Бөек Ватан сугышында катнашкан, Ленин, Октябрь Революциясе, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр, шул исәптән «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән Н.В.Лисин (1912–1981 еллар); комбайнер, рацинализатор, скульптор, рәссам, Бөтенсоюз механизаторлар конкурсы җиңүчесе, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры А.М.Емельяновның (1927–?) тормышы һәм эшчәнлеге Тәмте авылы белән бәйле (авылда агачка уеп бизәк ясау элементлары кулланылып аның тарафыннан төзелгән йорт сакланган).

Халык саны

1646 елда – 592,
1782 елда – 1702 ир-ат;
1834 елда – 2569,
1859 елда – 2634,
1897 елда – 2677,
1908 елда – 2854,
1920 елда – 3299,
1926 елда – 3078,
1938 елда – 3373,
1949 елда – 2741,
1958 елда – 2765,
1970 елда – 2331,
1979 елда – 2212,
1989 елда – 1741,
2002 елда – 1545,
2010 елда – 1423,
2017 елда – 1411 кеше (руслар).