Сазлыкта таркалмаган органик матдәләр, нигездә, үсемлекләр торфка әйләнә.

Минераль туфраклы яки торф утырмасы 0,3 м га кадәр булган сазлыклар – сазлыклы җирләр, 0,3 м дан артык булса, торфлы сазлыклар дип йөртелә.

ТР территориясендә 2 меңгә якын аерым сазлык исәпләнә, шулай ук 5 мең сазлык 1 меңгә кадәр сазлык массивлары барлыкка китерә. Гомумән, алар ТР территориясенең 0,4% ын (28 мең га) били. Нигездә, сазлыклар зур түгел, аларның яртысының диярлек мәйданы 1 га дан артмый. Зур сазлыклар – 16 (мәйданнары 100 га һәм күбрәк), нигездә, Идел, Зөя, Кече һәм Олы Чирмешән, Ашыт, Мишә, Ык елгалары үзәннәрендә. Республиканың иң зур сазлыклары: Көләгеш сазлыгы (4900 га), Татар Әхмәте торфлы сазлыгы (805 га), Октябрина сазлыгы (507 га).

Сазлыкны беренче тикшеренүләр XIX йөзнең икенче яртысында ботаниклар (Р.А.Кокс, С.И.Коржинский, П.Н.Крылов, Н.П.Потапьевский һәм башкалар) тарафыннан үткәрелә. Үсемлекләр алмашы тарихын өйрәнгәндә, Казан геоботаника галимнәре (С.И.Коржинский, А.Я.Гордягин һәм башкалар) сазлык катламнарын тикшерә. Сазлык флорасын беренче максатчан юнәлешле тикшеренүләрне 1910 елда В.И.Баранов, И.Г.Бейлин башлый.

ТАССР Халык комиссарлары советы 1943 елда республиканың урман-дала районнарындагы (Куйбышев, Кузнечиха, Бөгелмә) сазлыкларын тикшерүне оештыра.

Сазлыкларны комплекслы тикшерүләр – ТРның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, ботаник һәм геоморфологик тикшеренүләр – Казан университеты, геологик тикшеренүләр – ЦНИИгеолнеруд, тар тематикалылар авыл хуҗалыгы һәм башка оешмалар тарафыннан үткәрелә. 

Республика территориясендәге сазлыкның күпчелеге элеккеге күл һәм елга юлларында барлыкка килгән. Агымсыз яки әкрен агымлы сулыкларның үсемлекләр белән каплануы – үзәктән читтәге сай сулы участоклардагы үсемлекләрнең тамырланып сулыкның үзәк өлешенә якынаюы һәм үсүе – суда ятучы һәм, гадәттә, яр белән бәйле үсемлек капламы (йөзмә «үлән-утрау») сулыкларның сазлыклануына китерә. Еш кына ике күренеш тә бер үк вакытта күзәтелә.

Сулыкларның сазлыклануына кеше эшчәнлеге дә йогынты ясый. ТРда сусаклагычлар төзелгәннән соң, аларның яр буе зоналарында сазлыклар барлыкка килү процессы көчәя. Урманнарны кисү һәм территорияне сукалау эрозия процессларының көчәюенә китерә, һәм шул сәбәпле республиканың күп кенә сулыклары ләмләнә һәм сазлана.

Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы үсеше белән сулыкларда азот, фосфор, калий һәм башка матдә кушылмалары туплана башлый, алар исә сазлык үсемлекләре үсешенә уңай йогынты ясый. Территориянең сусаклагыч сулары астында калуы, урманнарны кисү, сазлыкларны киптерү һәм торф чыгару белән кире процесс – сазлыкларның деградациясе һәм юкка чыгуы күзәтелә. 

Татарстанда сазлыклар геоморфологик торышы буенча 4 төркемгә бүленә:

  • тугай,
  • терраса,
  • сөзәклек,
  • субүләр сазлыклары.

Елга тугайларында сазлык барлыкка килүгә җир өсте сулары ташкыны режимы, язгы ташу, шулай ук грунт сулары чыгу булыша. Тугайларның сазлыклануы уртача 2,8-3,7% тәшкил итә; Агыйдел, Зөя, Ык, Олы һәм Кече Чирмешән, Ашыт һәм Мишә елга үзәннәренең кайбер участокларында сазлыклар тугай мәйданының 10-15% ын алып тора һәм күп очракта зур массивлар хасил итә. Күп кенә тугай сазлыклары, сусаклагычлар төзелгәннән соң, су астында кала, аларның гомуми мәйданы – 11 мең га, аеруча зурлары Идел елгасы террасаларында (мәйданы 1,4 мең га).

Терраса сазлыгының яртысыннан артыгы (56%) уртача зурлыктагы елга үзәннәрендә. Әлеге геоморфологик төркемгә Көләгеш сазлыгы керә, ул Кама, Агыйдел һәм Ык елгаларының тугай өсте террасаларында урнашкан. Терраса сазлыклары республика территориясендә 14 мең га мәйдан били.

Сөзәклек сазлыклары тау битләренең авыш участокларында таралу алган, аларның барлыкка килүенә су горизонтлары чыгышы һәм җир өсте сулары агышы тәэсир итә. Күп кенә сөзәклек сазлыклары Көнчыгыш Кама аръягында, аеруча төньяк-көнчыгышта – Бәҗәнә, Биҗады, Шәбез һәм районның үзәк өлешендә – Зәй-Ык елгалары арасындагы үзәндә, шулай ук Идел алдында – Зөя, Алгама, Гөбенә, Карлы, Үләмә, Таллык елгалары үзәннәрендә. Сөзәклек сазлыкларының яртысыннан артыгы (54%) борынгы (плейстоцен) сызаларның төпләренә туры килә, алар сөзәклек өслекләрен катлауландыра. Сөзәклек сазлыклары 2,5 мең га мәйдан били.

Субүләр сазлыклар йомык түбәнлекләрдә һәм килеп чыгышы төрле булган казанлыкларда барлыкка килә. Алар өчен мөһим шарт – су басымлы горизонт булу, төп туену чыганагы  – атмосфера явым-төшемнәре һәм җир өсте сулары агышы. Республика территориясендә әлеге типтагы сазлыклар ара-тирә Көнчыгыш Кама аръягында (үзәк өлештә һәм төньяк-көнчыгышта) очрый. Субүләр сазлыклар якынча 500 га мәйдан били.

Үсемлекләр дөньясы һәм туену режимы буенча

  • уйсу,
  • арадаш,
  • үрге сазлыкларга

аерып йөртәләр.

ТРда уйсу типтагы (эвтроф) сазлыклар өстенлек итә, грунт һәм елга сулары белән туена; минераль матдәләргә бай туенуга корылган үсемлек бергәлекләре үсә. Республиканың көнбатыш чигендә ара-тирә үрге сазлыклар (олиготроф) очрый, аларда, нигездә, минераль туенуга талымсыз үсемлекләр үсә. Арадаш сазлык (мезотроф), нигездә, аз санда Идел террасасында очрый, уйсу һәм үрге сазлыклар арасында арадаш халәтне били.

ТРдагы сазлыклар флорасы: үләнчел үсемлекләрдән – күрән, гади курак, күл камышы, тар яфраклы һәм киң яфраклы җикәнбаш, болын үсемлекләре вәкилләре һәм башкалар; агач-куаклардан – каен, зирек, тал, кайвакыт чыршы, нарат һәм башкалар; мүкле торф (үрге һәм арадаш сазлыклар) һәм гипнум мүкләр (уйсу типтагы кайбер сазлыклар).

Сазлык фаунасы: ондатра, су тычканнары, буа бакасы, көрән бака, гади тузбаш, соры торна, соры каз, чуллык, зур шөлди, кыр үрдәге, сыбызгы чүрәкәй, соры челән, камыш чыпчыгы, бурсык чыпчык. Сазлыклар шулай ук күчмә кошлар (каз, үрдәк, шөлди һәм башкалар) өчен тукталу урыны.

Республика икътисады өчен кызыксыну тудыралар (торф һәм сапропель чыганаклары).

Кайбер сазлык утырмалары бальнеологик әһәмияткә ия.