Югары белем бирү һәм хезмәт базары системаларының үзара элемтәсен комплекслы тикшеренүнең нәтиҗәләре тәкъдим ителә. Тикшеренүләр мәгълүмат җыюның төрле алымнарын кулланып уздырыла. Татарстан Республикасы югары уку йортларының өлкән курс студентларының максатчан төркемнәре өчен күләмле алым – анкета сораштыру кулланыла. Эшләүче яшь белгечләр һәм эш бирүчеләр – ТР ның зур сәнәгать предприятиеләре вәкилләре фикерләрен өйрәнү өчен тирәнтен проблемалы-юнәлешле интервью алу кулланыла.

Тикшеренү материалларын ачыклаулар нигезендә Татарстан Республикасында югары белем системасын яңарту факторлары билгеләнә. Республика дәүләт югары уку йортларының югары курс студентлары, югары уку йортын тәмамлаган эшләүчеләр, биш ел элек тәмамлаучылар һәм эш бирүчеләр вәкилләренең бәяләвендә әлеге система эшчәнлегенең төрле аспектлары ачыклана. Студентларның алган югары белемнең сыйфаты белән канәгать булу һәм канәгатьсезлек күрсәткечләре һәм Татарстан югары уку йортлары эшчәнлегенең төп позитив һәм негатив аспектлары тасвирлана. Югары белем бирү һәм хезмәт базары системаларының үзара элемтәсенең җитештерү практикасын оештыру һәм студент яшьләрнең югары уку йортын тәмамлап эшкә урнашканда берәр эшне яхшырак күрүләре кебек юнәлешләр җентекләп анализлана. Татарстан Республикасында югары белем бирү системасы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр формалаштырыла.

Сылтама ясау өчен: Максимова О.А. Система высшего образования в Республике Татарстан: компаративный анализ мнений студентов, выпускников и работодателей // Научный Татарстан. 2017. №2. С.66–77.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Максимова Ольга Александровна, социология фәннәре кандидаты, доцент, Казан (Идел буе) федераль университеты, е-mail: OAMaksimova@kpfu.ru