Тарихы

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында Кормыш чик буе сызыгыннан Кама аръягы чик буе сызыгы төзелешенә күчерелгән мишәр татарлары нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Служилая Верхняя Майна исеме белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре (элекке йомышлы крәстияннәр) катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

1852 елда агач мәчет төзелә. 1909 елда авылда «Мөселманнарның патша-халык җәмгыяте» («Царско-народное мусульманское общество») бүлеге оештырыла.

ХХ йөз башында авылда мәдрәсә, 3 җил тегермәне, 4 вак-төякләр кибете, ярма яргыч, 3 тимерче алачыгы эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1186 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Биләр волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1963 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Майна авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда «Кызыл Октябрь» колхозы оештырыла, 1958 елда эреләндерелгән «Победа» колхозы составына керә (1995 – 2000 елларда «Татар Майнасы» күмәк предприятиесе).

Халкы күбесенчә «Ясная Поляна» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтнең «Сөт Иле» бүлекчәсендә эшли (кырчылык, ит-сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

1920 еллар башында мәдрәсә нигезендә башлангыч мәктәп ачыла. 1930 елларда мәктәпне мәчет бинасында урнаштыралар, мәчетнең манарасы киселгән була. 1938 елда мәктәп – җидееллык, 2015 елда башлангыч итеп үзгәртелә. 1987 елда элекке колхоз идарәсе бинасына (1974 елда төзелә) күчерелә, хәзер ябык.

Авылда мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар. 1999 елда мәчет төзелә.

Авыл янында буралы курган культурасына караган бер археология объекты һәм Идел буе Болгар дәүләтенең монголларга кадәрге чоры ике археология объекты табыла.

Халык саны

1782 елда – 168 ир заты;
1859 елда – 433,
1897 елда – 743,
1908 елда – 884,
1920 елда – 803,
1926 елда – 561,
1938 елда – 597,
1949 елда – 474,
1958 елда – 440,
1970 елда – 534,
1979 елда – 406,
1989 елда – 233,
2002 елда – 276,
2010 елда – 258,
2015 елда – 237 кеше (татарлар).