Эчтәлек

XI йөзнең икенче яртысы – XII йөзнең беренче яртысында яши.

Муселман дин белгече әл-Җүвәйни тарафдары була. "Тәварихы Болгарийә" ("Болгар иле тарихы") хезмәте авторы яисә күчереп язучы. Ул хезмәт турында 1135–36 елларда һәм 1150 елда Идел буе Болгар дәүләтендә булып киткән гарәп сәяхәтчесе әл-Гарнати сәяхәтнамәсеннән билгеле, соңгы килүендә ул Ягъкуб бине Ногман белән очраша. Сәяхәтче аның китабыннан "болгар" атамасының килеп чыгышы, болгарлар тарафыннан исламның кабул ителүе турында мәгълүматлар китерә.

Әдәбият

Давлетшин Г.М.. Очерки по истории духовной культуры предков татарского народа (истоки, становление и развитие). К., 2004.