- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (13.4.1944), капитан
1919 елның 28 феврале, Вятка губернасы, Алабуга өязе Тихие Горы авылы, хәзер Менделеевск шәһәре составында — 1994 елның 16 ноябре, Әстерхан шәһәре.
Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, колхозда, Дзержинск шәһәрендә заводта (Түбән Новгород өлкәсе) эшли. Воронеж шәһәрендә хәрби һава частенда инструктор булып хезмәт итә.
1940 елдан Кызыл Армия сафларында.
Очучыларның Энгельс хәрби авиация мәктәбен (1941), Югары офицерлар авиация мәктәбен (1946) тәмамлый.
1942 елның мартыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 8 нче һава армиясенең 289 нчы штурм авиация дивизиясе 232 нче штурм авиациясе полкында эскадрилья командиры урынбасары. Көньяк-Көнбатыш, Сталинград, Көньяк һәм 4 нче Украина фронтлары составында Полтава, Купянск һәм Валуйки-Россошь юнәлешләрендәге оборона сугышларында (1942), Сталинград сугышында (1942–1943), Донбасс, Мелитополь (икесе дә — 1943), Кырым һәм Львов-Сандомир (икесе дә — 1944) операцияләрендә катнаша.
Дошманның авиация көчләренә каршы һава сугышында батырлык күрсәтә. 1943 елның ноябренә В.Г.Пискунов 96 сугышчан очыш ясый, 58 танк, 39 бронемашина, 12 самолет, 17 артиллерия батареясы, 13 дзотны юк итә.
1945 елның гыйнварында авыр яраланганнан соң, сугышчан юлын төгәлли. 1946 елдан запаста.
Сугыштан соң гражданнар авиациясенә күчә. Әстерхан шәһәрендә яши.
Түбән Идел совнархозының Әстерхан суднолар төзү заводында эшли.
Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, Александр Невский, ике 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Герой бюсты Менделеевск шәһәренең Геройлар аллеясында урнаштырыла, шунда ук аның исеме белән урам атала.
Батырлар Китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 844, 849, 852, 854;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 124.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.