Авылга 1920 елларда нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Бөгелмә кантоны Тымытык волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 20 октябреннән – Азнакай, 1935 елның 10 февраленнән – Тымытык, 1958 елның 16 июленнән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Үчәлле авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда «Якты Күл» колхозы оештырыла, 1960 елда «Уразман» колхозы (Үчәлле авылы) составына керә. 1998 елда «Уразман» авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә, 2009 елдан «Азнакай» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.

Халкы күбесенчә «Азнакай» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1933–1990 елларда авылда клуб, 1933–1979 һәм 1986–2008 елларда башлангыч мәктәп, 1986–2008 елларда фельдшер-акушерлык пункты (башлангыч мәктәп белән бер бинада урнаша) эшли.

Халык саны

1938елда – 187,
1949 елда – 207,
1958 елда – 180,
1970 елда – 198,
1979 елда – 130,
1989 елда – 111,
2002 елда – 107,
2010 елда – 87,
2015 елда – 76 кеше (чуашлар).