- РУС
- ТАТ
механика өлкәсе галиме, физика-математика фәннәре докторы (1977), профессор (1979)
1938 елның 21 июлендә Казанда туа.
1960 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Казан авиация институтында эшли.
1964 елдан Россия Халыклар дуслыгы университетында (Мәскәү), теоретик механика кафедрасы мөдире (1988 елдан). 1971–1973 елларда Алжир нефть һәм текстиль үзәгендә (Бумердес шәһәре), 1986–1987 елларда — Шанхай технол. университетында (Кытай).
Хезмәтләре механик системалар динамикасын математик модельләштерүгә карый.
Мөхәрләмов нәсызыкча тигезләмәләрне, даими һәм үзгәрешле массалы физик системалар динамикасының кире мәсьәләләрен чишү алымнарын эшли. Каты җисемнең почмаклы хәрәкәте, робот-манипуляторлар, адаптив оптик системалар белән идарә итү мәсьәләләрен чишү алгоритмнарын һәм программаларын тәкъдим итә.
Построение систем программного движения. М., 1971 (автордаш);
Уравнения программных движений. М., 1986 (автордаш);
Уравнения движения механических систем. М., 2001.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.