- РУС
- ТАТ
Татарстанның Зәй районындагы авыл. Зәй тимер юл станциясеннән 34 км көньяк-көнчыгыштарак, Кече Ирнә елгасы буенда урнашкан
Авыл 1731 елдан Сармаш исеме белән билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Түбән Сармаш, Апасево исемнәре белән дә мәгълүм.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке ясаклы, шул исәптән элек чукындырылган татарлар, яңа чукындырылган чуашлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчеле һәм терлекчелек, умартачылык, мичкә һәм көпчәк ясау кәсепчелеге, чабата үрү таралган була, тирә-яктагы алпавытларның утарларында ялланып эшлиләр.
1870 ел мәгълүматларына караганда, халкының 57% ы ислам, 43% ы православие динен тота (Мәлем авылының Покров чиркәве приходына крыйлар).
XX йөз башында авылда икмәк саклау һәм сату кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 434,2 дисәтинә тәшкил итә.
1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 69 хуҗалыкның 17 сендә ат юк, калганнары − бер, ике ат тота; 523 баш мөгезле эре һәм башка терлек, 70 умарта оясы теркәлә. 20 хуҗалык авыл хуҗалыгы хезмәтеннән тыш вак һөнәрчелек кәсепчелеге белән шөгыльләнә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Яңа Спас волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.
Хәзер Бохарай авыл җирлеге составына керә.
Күмәкләштерү елларында авылда “Кызыл Ирнә” колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.Кузнецов), 1950 елдан зурайтылган “Алга” (үзәк утары Фёдоровка авылында),1958 елдан – Чапаев исемендәге (үзәк утары Сармашбаш авылы), 1966 елдан Куйбышев исемендәге колхозлар составында (үзәк утары Бохарай авылында). 1990 еллар башыннан – “Сельхозтехника” җитештерү берләшмәсе бүлекчәсенең ярдәмче хуҗалыгы.
Хәзерге вакытта халкы, башлыча, крәстиян фермер хуҗалыкларында эшли (кырчылык, сөт терлекчелеге).
1987 елда тимер-бетон күпер төзелә.
1924−2010 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли. Мәчет бар (2003 елдан).
Х.Й.Миңнегулов (1939 елда туган) – әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, ТРның һәм РФнең атказанган фән эшлеклесе, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;
М.Н.Мифтахов (1934−1994) – биология фәннәре кандидаты, Бөре педагогика институның биология кафедрасы мөдире (1960−1970 елларда).
1859 елда – 107,
1870 елда – 144,
1913 елда – 383,
1926 елда – 374,
1938 елда – 484,
1949 елда – 424,
1958 елда – 319,
1970 елда – 275,
1979 елда – 218,
1989 елда – 128,
2002 елда – 76,
2010 елда – 79,
2017 елда – 83 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.