Кабынуы

Урал буен, Урал аръягын, Урта һәм Түбән Идел буен колачлый.

Феодаль-крепостной, милли һәм дини изүнең көчәюе аркасында килеп чыга.

Җаек казаклары, Урал заводларында эшләүчеләр, Идел буе һәм Урал буе халыклары (татарлар, башкортлар, марилар, мордвалар һ.б.) катнаша.

1773 елның 17 сентябрендә Оренбург губернасында император Петр III исеменнән эш итүче Дон казагы Е.И.Пугачёв җитәкчелегендә Жаек казаклары чыгышы белән башлана.

Барышы

1773 елның 18 сентябрендә баш күтәрүчеләр отряды Җаек шәһәрчегенә якыная, ләкин Пугачёв, артиллериясе булмау сәбәпле, аны штурмлауга бармый. Ул Оренбург шәһәренә юнәлә, анда бару юлында берничә кальганы яулап ала. 1 октябрьдә Пугачёв Каргалы бистәсенә керә, анда татар полкы оештырыла; аның командиры М.Алиев була. 5 октябрьдә баш күтәрүчеләрнең 2500 кешелек отряды (аларның 600 дән артыгы татарлар) Оренбургны ала. Ноябрьдә кузгалышта катнашучылар генерал В.А.Кар һәм полковник П.М.Чернышёв җитәкчелегендәге хөкүмәт гаскәрләрен тар-мар итәләр. Пугачёвның халыкка ирек бирү, салымнардан азат итү, дин иреге, җир бирү һ.б. манифест һәм фәрманнары, шулай ук беренче җиңүләре баш күтәрү хәрәкәтенең географиясе киңәюгә китерә. Уфа (И.Н.Зарубин), Екатеринбург (И.Н.Белобородов), Чиләбе (И.Н.Грязнов), Самара (И.Ф.Арапов), Көнгер, Красноуфимск (И.Кузнецов, Салават Юлаев) шәһәрләре, шулай ук Җаек шәһәрчеге (М.П.Толкачёв) тирәсендә кузгалыш учаклары кабынып китә.

Кайбер мәгълүматлар буенча, крәстияннәр кузгалышыда Уфа провинциясендә яшәүче 34 мең һәм Казан губернасыннан 50 меңнән артык татар катнаша. Крәстияннәр кузгалышы барышында татарлар арасыннан Пугачёвның көрәштәшләре һәм отряд җитәкчеләре аерылып чыга — С.Сәетов (Пугачёвның Хәрби коллегиясе әгъзасы), Б.Канкаев, К.Усаев, Г.Аитов, И.Әхмәтов һ.б. Казан губернасында Оренбург тирәсеннән килгән аерым баш күтәрүчеләр отрядларыннан тыш (мәсәлән, 1773 елның ноябрендә — Казан өязенең Богородское һәм Языково авылларында) җирле отрядлар оештырыла. Аларның иң күпсанлысы (3 меңгә якын кеше) — Казан–Арча–Мамадыш төбәгендә хәрәкәт иткән М.Гомәров отряды. Ижевск һәм Воткинск заводларына беркетелүчеләрдән торган икенче зур отрядны (1700 ләп кеше) А.Носков җитәкли. А.Сомов, И.Богданов (Казан өязе), Й.Енгалычев (Казан губернасының көньяк төбәкләре), М.Мостафин һәм А.Уразмәтов (Бөгелмә төбәге) отрядлары хәрәкәт итә.

Крәстияннәр хакимияте урнашкан Тирсә волостенда баш күтәрүчеләр җитәкчеләренең берсе Ә.Сөләйманов була. Крәстияннәрнең бер өлеше кузгалышта катнашучылар сафына ирекле рәвештә кушыла, башкалары исә Пугачёв боерыгы, баш күтәрүчеләр хакимиятләре һәм учреждениеләре күрсәтмәләре нигезендә («...башкортмы, мишәрме, татармы, русмы, һәркайсына... һәр ике йорттан берәр кешегә хезмәт итәргә...» һ.б.) мәҗбүри хезмәткә чакырыла.

1773 елның декабре—1774 елның гыйнварында баш күтәрүдә катнашучылар «полковник» К.Моратов һәм Сянфин җитәкчелегендә Минзәләне, Н.Әсәнов һәм А.Асеев кул астында Зәйне, К.Ишмәтов, Ш.Якупов, Н.Алексеев, Ш.Тәүфиков һ.б. җитәкчелегендә Алабуганы камап алалар. 1774 елның 15 гыйнварында Н.Әсәнов һәм А.Асеев отрядлары сөйләшүләр нәтиҗәсендә шәһәргә сугышсыз гына килеп керә. Әмма алдагы көннәрдә полковник Ю.Бибиков җитәкчелегендәге гаскәрләр тарафыннан баш күтәрүчеләр тар-мар ителә, 22 татар авылы буйсындырыла, Зирекле һәм Тоба авыллары яндырыла. 1774 елның гыйнвар ахырында полковник Ю.Бибиков гаскәрләре Минзәлә тирәсенә килеп җитә. Хәлиткеч сугыш Пьяный Бор авылы янында була, анда 400 гә якын пугачёвчы үтерелә.

Хөкүмәт гаскәрләре киткәннән соң, баш күтәрүчеләр Минзәләне кабат камыйлар, камалыш 1774 елның мартына кадәр дәвам итә. Баш күтәрүдә катнашучылар Алабуга тирәсендә шулай ук җиңелүгә дучар булалар, 200 ләп кешене югалталар. Баш күтәрүчеләр хәрәкәтенең алга таба көчәюе Пугачёвның Казанга явы белән бәйле. 1774 елның июнендә ул Усыны яулый, Кама аша чыгып, Әгерҗегә килеп җитә.

Казанны штурмлау

Алабуга, Мамадыш һәм Арчаны үтеп, 11 июльдә Пугачёв Казанга якынлаша. 12 июльдә баш күтәрүчеләр Казанны штурмлыйлар. Сугыш барышында алар шәһәрне кулга төшерәләр, әмма Кремльне ала алмыйлар. 12 июль кичендә Арча кырында Пугачёв һәм подполковник И.И.Михельсон корпусы гаскәрләре арасында сугыш булып уза. 15 июльдәге бәрелештә баш күтәрүчеләр җиңелүгә дучар була (к. Казан өчен сугыш): 2 меңнән артык кеше үтерелә һәм 5 меңләп кеше әсирлеккә эләгә; Пугачёв гаскәре калдыклары белән Иделнең уң ярына чыга. Пугачёвның төп көчләре чигенгәннән соң, Б.Канкаев (1774 елның июль ахырына кадәр), У.Тимеров һ.б. баш күтәрүчеләр башлыкларының отрядлары хәрәкәтне дәвам иттерә.

Кузгалыш тар-мар ителү

1774 елның 25 августында Пугачёв подполковник И.И.Михельсон корпусы тарафыннан Чёрный Яр тирәсендә тәмам тар-мар ителә. Җиңелүдән соң меңләгән баш күтәрүчеләр каты җәзага тартыла.

Әдәбият  

Губайдуллин Г.С. Участие татар в пугачёвщине // Новый Восток. 1925. Кн. 1;

шул ук. Пугачёвщина и татары // Изв. об-ща обследования и изучения Азербайджана. 1927. № 4;

Крестьянская война в России в 1773–1775 гг.: Восстание Пугачёва: В 3 т. Л., 1961–70;

Алишев С.Х. Татары Среднего Поволжья в пугачёвском восстании. К., 1973;

шул ук. Тернистый путь борьбы за свободу (Социальная и национально-освободительная борьба татарского народа. II половина XVI–XIX вв.). К., 1999.

Автор — И.Р.Вәлиуллин