«Шәһри Казан» газетасы

Хәзерге оештыручысы — «Татмедиа» АҖ.

Чыгу урыны һәм вакыты

1990 елның 17 августыннан Казанда татар телендә нәшер ителә.

Төрле елларда баш мөхәррирләре — Х.Г.Гайнуллин, И.Г.Илдарханов, М.М.Әгълетдинов, М.Г.Мортазин, Г.И.Сабирова, Р.Р.Сабиров ( 2019 елдан).

Юнәлеше

Шәһәр һәм республиканың законнар чыгару һәм башкарма хакимият эшчәнлеге, Казанның, Татарстан, Россиянең социаль-сәяси, мәдәни, рухи тормышы турында мәгълүмат бирә, Россиядәге, якын һәм чит илләрдәге татар диаспорасы белән бәйле вакыйгаларны яктырта.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.