Терлекләрдә йогышлы авыруларның төрен (түләмә, бруцеллёз, туберкулёз, хламидиоз, мистериоз, сальмонеллёз, дуңгызларда классик чума, Ауески авыруы, котыру, Ку бизгәге, сап, йогышлы риногирахлит һ.б.) ачыклау өчен кулланыла.

Казан дәүләт ветеринария медицина академиясе һәм Бөтенроссия ветеринария институты галимнәре тарафыннан (Н.Җ.Хаҗипов, Г.З.Равилов, Р.Х.Йосыпов, А.М.Климов, К.М.Салмаков, Г.Х.Фәизов, Г.Х.Ильясова, А.К.Галиуллин һ.б.) тест-системалар: молекуляр гибридлаштыру һәм полимераз чылбырлы реакция, иммунофермент һәм радиоиммун анализ, гемаглютинация реакциясе, комплемент дәвамлы бәйләнеше, иммуноссеморфез, бер һәм күп каналлы антитәнчекләр – яктылык сибүче антитәнчекләр ысулы нигезендә эшләнелә.

Бөтенроссия ветеринария институтында (Казан) 2000–2003 елларда РФ һәм ТР Авыл хуҗалыгы министрлыклары дәүләт заказы нигезендә РФ төбәкләрендә ветеринария хезмәтен алып бару өчен

  • яктылык сибүче иммуноглобулин һәм үрнәк сыркынды (авыл хуҗалыгы терлекләрендә хламидиозга диагноз кую өчен);
  • антирабик яктылык сибүче иммуноглобулин,
  • дуңгызларда махсус антитәнчекләрне РНГАда билгеләү өчен һәм дуңгызларда Ауески авыруы,
  • чумага каршы вакцинация препаратлары;
  • терлекләрдә хламидиоз авыруына серологик һәм Ку бизгәгенә диагноз кую өчен препаратлар (антиген һәм сыркынды);
  • дуңгызларда чумага диагноз кую һәм әйләнә-тирә объектларда иммунофермент анализ белән авыру китереп чыгаручыларны индикацияләү өчен препаратлар,
  • бруцеллёз R антигены һәм бруцеллез R сыркындысы,
  • ИФА ысулы белән лабораториядә котыруга диагноз кую өчен җайланмалар эшләп чыгарыла.

Ветеринария препаратларын контрольдә тоту, стандартлаштыру һәм сертификацияләү Бөтенроссия дәүләт фәнни-тикшеренү институты тарафыннан 1999 һәм 2003 елда аттестацияләнә.

Автор — Р.Х.Йосыпов