ТР Дәүләт Советының 1995 ел 22 июнь карары белән ТРның Гадәттән тыш хәлләр Дәүләт комитеты буларак оештырыла, ТР Дәүләт Советының 1995 ел 11 октябрь карары белән — ТРның Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казаларның нәтиҗәләрен бетерү Дәүләт комитеты, ТР Дәүләт Советының 1996 ел 25 апрель карары белән ТРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы итеп үзгәртелә, ТР Дәүләт Советының 1997 ел 19 июнь карары белән хәзерге исемендә.

Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм юкка чыгару, янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә җитәкчелек итә. Эшләр башкару, финанс-икътисад идарәләрен; төбәк чикләрендә һәм муниципальара кысаларда гадәттән тыш хәлләр куркынычы ихтималлыгы белән идарә итү, гадәттән тыш хәлләр мониторингы һәм аларны фаразлау, перспективалы үсеш һәм тернәкләндерү, гражданнар оборонасы өлкәсендәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыру, гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм юкка чыгару буенча территориаль системаларның көндәлек эшчәнлеген һәм гамәлләрен оештыру,

Министрлык эшчәнлеген планлаштыру һәм идарә итү, мәгълүмат, автоматлаштырылган идарә итү системалары, территориаль хәбәрдарлык системаларын, идарә чараларын булдыру һәм аларны әзерлектә тоту, гомуми, административ-хуҗалык, бухгалтерлык исәбе һәм хисап, методология һәм финанс анализы, хезмәт һәм хезмәт хакы, шартнамә-дәгъва белдерү эшчәнлеге һәм норматив хокукый актлар эшләү, кадрлар аудиты һәм персонал белән идарә итү, вазифаи затлар әзерләү һәм халыкны өйрәтү, гаммәви мәгълүмат чаралары белән эшләү, авария-коткару формированиеләрен оештыру, аттестацияләү һәм теркәү бүлекләрен; сер режимы, махсус элемтә секторларын үз эченә ала.

Министрлык системасына шәһәр һәм район гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәләре, Янгыннан саклану дәүләт хезмәте уку-укыту үзәге, Гражданнар оборонасы уку-методик үзәге, Республика тернәкләндерү үзәге, Эзләү-коткару хезмәте, Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең җитештерү-техник үзәге, гражданнар оборонасы складлары керә. ТР Президентына, ТР Министрлар Кабинетына, РФнең шундый ук Министрлыгына буйсына.

Дәүләт комитеты рәисе — В.А.Швецов (1995–1996). Министрлар: В.А.Власов (1996–2007), Р.З.Хәбибуллин (2007 елдан).

Автор – Е.Б.Долгов