Биографиясе

1912 елның 23 апреле, Саратов өлкәсенең Вольск өязе Тепляково авылы — 1971 елның 26 ноябре, Казан.

Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1934), шунда ук эшли, 1942 елдан терапия кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре авыл хуҗалыгы терлекләренең канын тикшерүгә, сулыш әгъзалары, йөрәк, ашказаны-эчәк тракты авырулары патологиясен һәм аларны дәвалау юлларын өйрәнүгә карый. «Авыл хуҗалыгы терлекләренең йогышлы булмаган авырулары патологиясе һәм терапиясе» («Патология и терапия внутренних незаразных болезней сельскохозяйственных животных», М., 1960) дәреслеге автордашы.

Хезмәтләре     

К вопросу о лечении и профилактике диспепсии телят // Ветеринария. 1968. № 4 (автордаш); 

Фонокардиография и её использование в ветеринарной практике // Ветеринария. 1968. № 7 (автордаш).

Әдәбият     

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.): Биогр. словарь учёных. К., 2006.