Биографиясе

1949 елның 11 маенда Кемерово өлкәсенең Анжеро-Судженск шәһәрендә туган.

Татар һәм рус телләрендә яза.

Оренбург зенит-артиллерия училищесен (1969), Казан университетын (1975), Чаллы патент институтын (1992) тәмамлый. 1978 елдан Чаллыда яши: КамАЗда эшли, 1995 елдан «Аргамак» журналының баш мөхәррире урынбасары, 1999 елдан Чаллы педагогия институтында укытучы, 2001 елдан «Бизнес-класс» журналының баш мөхәррире урынбасары, 2007 елдан Үзәк китапханәләр системасы методисты.

Иҗаты

«Мамадыш таңнары» (1992), «Хәерле иртә» (Чаллы, 1994), «Өмет, Ышаныч һәм Мәхәббәт» («Вера, Надежда и Любовь», Чаллы, 1994), «Мамадышка мәдхия» («Ода Мамадышу», Чаллы, 2007) шигырь җыентыклары, балалар өчен «Сербакчага сәяхәт» (1997), «Сыерчык бураны» (2004) җыентыклары, туган якны өйрәнүгә багышланган «Мамадыш — былиналар төбәге» («Край былинный, Мамадышский», 1994), «Гомер хакына — утка» («В огонь — во имя жизни», 1998), «Чаллыны өйрәнү» («Челноведение», 2006) китаплары авторы. Рус теленә Э.Касыймов, М.Насыйбуллин, Е.Уткин, Ф.Бәйрәмова, З.Гомәрова, Г.Асанов, В.Казыйханов әсәрләрен, татар теленә М.Цветаева, Б.Пастернак, Н.Рубцов, В.Высоцкий әсәрләрен тәрҗемә итә.

Әдәбият

Прихожан П. Пространство ожидания Добра // Аргамак. 1999. № 5.

Чупринин С. Новая Россия: мир литературы: Энциклопедический словарь-справочник. М., 2003. Т. 2.

Автор – Б.А.Канеев