Биографиясе

1906 елның 24 декабре (1907 елның 6 гыйнвары), Рязань өлкәсе Ряжск шәһәре – 1992 елның 27 декабре, Мәскәү шәһәре.

1930 елда Казан университетын тәмамлый.

1930 елдан Мәскәүдә: Дәүләт сирәк металлар фәнни-тикшеренү институтында лабораториясе мөдире (1930–1947), бер үк вакытта Мәскәү нечкә химик технологияләр институтында (1933 елдан), 1958–1971 елларда ректор.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре сирәк очрый торган һәм сибелгән элементларны аерып чыгару, чистартуның физик-химик нигезләренә карый.

Илдә чыгарылучы полиметалл рудаларыннан кобальт табу технологиясен эшли. Керчь чыганагы тимер рудаларыннан һәм Урал титанмагнетитларыннан ванадий аерып алу технологиясен эшләүдә катнаша. Сибелгән элементларны (галлий, индий, таллий, рений һәм германий), аеруча чиста матдәләр һәм ярымүткәргеч материалларны аерып алу технологиясенең теоретик нигезләрен эшли. Сөрмә һәм висмутны утырымлы эретү ысулы белән табу, кобальт-никель рудаларын һәм аларны эшкәртү продуктларын хлорлаучы һәм сульфатлаштыручы яндыру процессларын, сирәк элементлар кушылмаларын эремәләрдән утырымга төшерү шартларын өйрәнә.

Аның редакциясендә югары уку йортлары өчен «Сирәк һәм сибелгән элементлар химиясе һәм технологиясе» («Химия и технология редких и рассеянных элементов», т. 1–2, М., 1965–1969)  дигән дәреслек чыгарыла.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләкләре лауреаты (1941, 1953). Ике Ленин ордены һ.б. белән бүләкләнә.