Төньяк ярымшарның уртача һәм салкын поясларында таралган.

ТР территориясендә ылыслы, катнаш һәм яфраклы урманнарда үсә.

25 см га кадәр биеклектәге үсемлек, озын шуышма тамырчалы. Сабагы туры, тармаклы. Яфраклары вак, эллипссыман, итләч, өсте куе яшел, ялтыравыклы, асты ачык яшел, тонык, таркау көрән нокталы. Чәчәкләре аксыл-алсу, иенке чукларда, җиңелчә генә хуш исле. Җимеше – күп орлыклы, шарсыман ачык-кызыл җиләк. Май–июньдә чәчәк ата. Җимешләре август–сентябрьдә өлгерә. Күбесенчә тамырчалардан үрчи.

Җимеш һәм яфракларында органик кислоталар, шикәр, дуплау матдәләре, С һәм Р витамины, эфир мае бар.

Җиләкләре татлы ашамлыклар әзерләүдә файдаланыла.

Халык медицинасында яфрак төнәтмәсе бәвел кудыру һәм антисептик чара, бал белән пешерелгән нарат җиләге үпкә туберкулёзын дәвалауда кулланыла.

Яфрагын тире иләү өчен кулланырга була.

Декоратив, баллы үсемлек.