Оешуы

1965 елның апрелендә СССР Госпланы каршындагы Нефть чыгару сәнәгате дәүләт комитеты тарафыннан Татарстан нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институтының Казан сәнәгый нефть химиясе чималы бүлеге нигезендә Бөтенсоюз (1993 елдан Бөтенроссия) углеводород чималы фәнни-тикшеренү институты буларак оештырыла. Институт, 1965 елның декабреннән җиңел углеводород чималын җитештерү һәм куллану өлкәсендәге баш оешма буларак, СССР Нефтехимия сәнәгате министрлыгы карамагында. 1991 елдан ТР ФА нең фәнни-методик җитәкчелегендә эшли. 2005 елдан Идел буе углеводород чималы фәнни-тикшеренү институты – «ВНИИУС» АҖ.

Фәнни юнәлешләре

Эшләрнең төп юнәлешләре: углеводород чималын, сыекландырылган газларны, ягулыкны һәм сәнәгатьтә кулланылган суларны күкертле кушылмалардан арындыру өчен яңа процесслар һәм катализаторлар булдыру, булганнарын камилләштерү; җиңел углеводород чималын эшкәртү технологияләрен (газ фракцияләү, чистарту, корыту һ.б.) һәм җиһазларын камилләштерү һәм аларның яңаларын булдыру; саф углеводородлар табу, метрологик тикшеренүләр өчен эталон булырлык газ катнашмалары һәм күкертле органик кушылмалар алу һәм аларны җитештерү технологияләре эшләү; нефть эшкәртү предприятиеләрендә күкерт һәм күкерт кислотасы җитештерү өчен күкертле водородның ресурсларны билгеләү, агымдагы һәм перспектив балансларын төзү; югары үзле нефтьләрне һәм табигый битумнарны тикшерү, аларны эшкәртү технологиясенең фәнни нигезләрен булдыру; әйләнә-тирәне саклау һәм табигый ресурсларны предприятиеләрдә һәм аерым регионнарда рациональ куллану технологияләренең норматив документларын булдыру; җиңел углеводород чималын җитештерү һәм куллануның ресурсларын билгеләү, агымдагы һәм перспектив җыелма балансларын төзү; Россия сәнәгатенең нефть, газ, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе тармакларында углеводород чималын (этан, сыекландырылган газлар, пентаннар һ.б.) җитештерү һәм куллану торышын анализлауны үткәрү һәм алар буенча еллык отчётлар әзерләү.

Фәнни нәтиҗәләре

Институтның фәнни эшкәртмәләре РФнең («Татнефть» АҖ, «Түбәнкаманефтехим» АҖ, «Пермь газ эшкәртү заводы» ААҖ, «Сибур», «Сургут-Газпром» АҖ, Ачинск, Куйбышев нефть эшкәртү заводлары, «Норси-Ойл» АҖ һ.б.), Казакъстан («Чимкентнефтеоргсинтез», Атыраус нефть эшкәртү заводлары) һәм ерак чит илләр («Шеврон» фирмасы - АКШ, «Лурги», «Линде», «БАСФ» фирмалары - Германия, «Пропак Систем ЛТД» фирмасы - Канада) нефть эшкәртү заводларына кертелә. 2000 елда институтта ягулык, нефть һәм газларны сынау буенча РФ Дәүләт Стандарты тарафыннан аккредитацияләнгән үзәк булдырыла.

Институтта (2007 елга) 1 ТР ФА академигы, 2 фәннәр докторы, 15 фәннәр кандидаты, 9 Дәүләт бүләге лауреаты эшли; институт хезмәткәрләре тарафыннан уйлап табу буенча 350 авторлык таныклыгы, 13 патент, шул исәптән АКШның – өч, Германиянең бер патенты алына.