Яшел Үзән районының Бело-Безводный авылыннан көньяктарак, Сумка елгасы үзәненең киңәйгән урынында урнашкан. Идел-Кама саклаулыгы зонасына керә.

Су өслегенең мәйданы 5,3 га. Су күләме 89 мең м3. Озынлыгы 540 м, уртача киңлеге 98 м, иң зур киңлеге 140 м, уртача тирәнлеге 1,7 м, иң зур тирәнлеге 4 м.

Күл карст-суффозия процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Күл аша Сумка елгасы ага.

Суы үтә күренмәле, чиста, уртача минеральләшкән (234-268 мг/л), гидрокарбонат-сульфат-магнийлы, чагыштырмача каты (4,1-4,9 мг-экв/л).

Күлнең төньяк-көнчыгыш өлеше сазланган, көнчыгыш өлешендә – комлы кечкенә пляж, төньяк өлешендә – 15-20 м киңлектә су үсемлекләренең (сары төнбоек һәм ак төнбоек) популяцияләре.

Су һәм су яны флорасы өчен үзенчәлекле үсемлекләр: Канада элодеясы, вак бака тәңкәсе, соры зирек, кара тирәк. Фаунасы өчен – Америка чәшкесе, ондатра, гади яр чыпчыгы, күл акчарлагы, елга акчарлагы, күл бакасы һәм очлы башлы бака, алтын табан балык үзенчәлекле.

Сумка елгасының комлы-балчыклы китерелмәләре аркасында күлнең күләме кечерәя.

ТРның табигать истәлеге (1978).