250 дән артык төре билгеле, Антарктидадан тыш бөтен Җир шары буйлап таралган.

ТР территориясендә 2 төре бар. Чыпчык чикләвеге (T. ebracteatum) – ара-тирә барлык, күбрәк көньяк районнарда; кыр кош ясмыгы (T. arvense) Идел алдында һәм Кама аръягында очрый. Далаланган болыннарда, куаклар арасында үсә. Башка үсемлек тамырларында паразитлык итә.

15-30 см биеклектәге үсемлек. Тамырлары нәзек, озын. Сабагы туры яки аз гына ботаклы. Яфраклары чиратлашкан, кыяк-ланцетсыман, бөтен читле. Чәчәкләре вак, тонык төстә, һәрберсе берәр чәчәк яны яфраклы, шулай ук кыр кош ясмыгы икешәр чәчәк яны яфракчыклы. Җимеше – чикләвекчек. Июньдә чәчәк ата. Җимешләре июльдә өлгерә. Орлыктан үрчи.

Чыпчык чикләвеге ТРның Кызыл китабына кертелгән.